Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Тирсә өлкәннәре, түгәрәккә йөреп, бизәкләп бәйләргә өйрәнәләр

Быелгы озын кышны бик күңелле һәм файдалы уздырды Тирсә өлкәннәре. Атнага бер тапкыр китапханәгә җыелып, кул эшләре серләренә төшендек.

Һәр атнаның сишәмбесен берәр җиргә кунакка барасы булгандай көтеп алдык. Авыл китапханәсенә энә-җепләребезне алып, тәм-томнар пешереп, ыспай киенеп бәйләргә өйрәнергә йөрдек. Китапханәче Раушания Галләмова эшкә керешкәнче безне китаплар, газета-журналларның яңа саннары белән таныштырды. Өйгә кайтканда укырга берәр китап алырга да гадәтләндек. Аннан осталар мастер-класс күрсәттеләр. Иң беренче без мунчала бәйләргә өйрәндек. Авылдашыбыз Гүзәлия Сабирова әлеге шөгыль белән күптән мавыга инде. Хәзер аннан карап без дә төрледән-төрле мунчалалар бәйли башладык. Икенче дәресебез бизәкле оекбашлар бәйләүгә багышланды. Монысына кул эшләре остасы Резедә Сираева өйрәтте. Алсу Колзинаның ыргаклар белән бәйләгән башмакларына кызыгып карап торган идек. Хәзер аларны үзебез дә бәйли беләбез. Моның өчен без Алсуга бик рәхмәтле. Илсөяр Мусинадан пинеткалар бәйләү буенча дәрес алдык. Чигү, сәйләннәр белән эшләү серләрен Рәйсә Шәйхетдинова белә. Ул бу эшнең нечкәлекләрен безгә дә аңлатты.

Яшь барса да, әле күбебез йон эрләүдә сыната идек. Баксаң, моның да үз серләре бар икән. Әлфирә апа Мөхәммәтҗанованың киңәшләрен ишетү дә җитте. Үзебез дә остадан калышмаска тырышабыз хәзер.

Әнә шулай, кышкы көннәрдә файдалы шөгыль табуыбызга бик сөендек. Эшләп арганнан соң тәм-томнар белән гөрләшеп чәй эчтек, табын артында җырлар суздык. Әле бу атнада үзебез эшләгән әйберләрдән күргәзмә дә ясап куйдык. Кыш буе бәйләгән әйберләребез шактый җыелган икән. Аларның һәрберсе матур һәм кабатланмас килеп чыккан. Бу шөгылебезне киләсе елга да дәвам итәчәкбез. Алга таба милли баш киемебез – калфак чигәргә дә өйрәнәсебез килә.

Фирая ӘХМӘТҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев