Тирсәдә кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр арта
Тирсә – районда иң зур җирлек. Әлеге җирлеккә караган Тирсә, Мордывый, Наҗар, Тоба, Чишмә авылларында бүгенге көндә 2128 кеше гомер кичерә. Шунысы сөендерә, хезмәт яшендәге халыкның күпчелеге эш белән тәэмин ителгән. Шәхси эшләрен ачып, авыл җирендә кече эшмәкәрлекне үстерүчеләр һәм халыкны эшле итүчеләр дә шактый.
Район башлыгы Валерий Макаров катнашында узган җыенда чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров сүзләренә караганда, җирлектә Абдуллиннар, Тимофеева, Шубников, Кәримовлар, Мөхәммәтшиннарның шәхси кибетләре, Харисовларның сөт эшкәртү цехы, Кадыйрованың даруханә пункты бар. Аларда 36 кеше хезмәт куя.
- Авылда халыкның яңа идеяләр белән янып, үзенә шөгыль табып яшәве сөендерә. Үз эшен ачарга теләгән һәркемгә без дә ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Шәхси эшмәкәрләр – үзебезнең дә уң кулыбыз. Нинди генә бәйрәм оештырсак та, алар иганәчелек ярдәме күрсәтәләр, – ди Рафил Расимович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев