Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Умартачылар "WhatsApp"та бердәм төркемгә берләшә

Саклык чараларын күрү мөһим

Узган ел басуларны агулау нәтиҗәсендә Татарстанда күпләп бал кортлары үлде. Әлеге күңелсез хәл безнең районга кагылмаса да, быел да саклык чараларын күрү мөһим, диләр белгечләр. 

–    Пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда бал кортларына зыян китермәү максатыннан «WhatsApp"та бердәм төркем төзедек. “Басу-кырларны эшкәртү” дип аталган әлеге төркемгә район авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр, ветеринария берләшмәсе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары теркәлгән. Төркемнең исеменнән үк күренгәнчә, анда кайсы басуда кайчан нинди препарат белән эшкәртү эшләре алып барыла, аның йогынтысы кайчанга кадәр бара – барысы да күрсәтелә, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең аквакултура һәм умартачылык буенча белгече Татьяна Патрикеева. – Якын көннәрдә ватсапта умартачылар өчен дә аерым төркем булдырачакбыз. Әлеге төркемгә керергә теләүчеләр 21756 телефоны буенча авыл хуҗалыгы идарәсенә шалтырата алалар. Умартачыларга кирәкле барлык мәгълүмат биредә дә урын алачак. 

–    Препаратларның III, IV класска караганнары кортлар өчен зыянлы түгел. Ә менә  I, II класска карый торганнары – куркыныч. Чөнки алар корткыч бөҗәкләргә каршы тәгаенләнгән, – ди Россельхозцентрның безнең райондагы филиалы җитәкчесе Рамил Рәхмәтуллин. – Быел басуларны, нигездә, чүп үләннәренә каршы эшкәрттек. Ә моның өчен III, IV класслы препаратлар файдаланыла. Корткычларга каршы рапс һәм борчак басуларын эшкәртәсе генә калды. Бу хакта алдан, һичшиксез, хәбәр итәчәкбез һәм бу эшне барлык тиешле шартлар үтәлгән хәлдә башкарачакбыз. 

Ватсаптагы төркемнән тыш, әлеге мәгълүмат эшкәртелүче басулар янына куелган табличкаларга да урнаштырыла. 

–    Әгәр дә әлеге культуралар үсүче басулар авылга йә умарталыкларга якын урнашкан икән, аларда пестицидлар бөтенләй кулланмыйбыз, – ди Рамил Рәхмәтуллин.   

–    Ә инде кортларның агулану очраклары булганда килгән зыянны каплау өчен умарталыкларның паспортлары булу мөһим.  Бу эш әлегә безнең районда сүлпән бара. Бүгенге көнгә нибары 267 умарталыкка паспорт рәсмиләштерелгән, – ди Татьяна Патрикеева. 
Сүз уңаеннан: район статистика бүлеге мәгълүматларына караганда,  1 июльгә безнең районда 6520 баш корт исәпләнә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев