Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Уразайның туксан җиде яшьлек әбисе Салават концертына барган

Бу турыда Маһинур әби Гобәшеваның үзеннән сораштык:

  • 97 яшемне тутырсам да, тормыштан ямь табып яшәвемә сөенәм. Картлыгымны Уразайда Гафият улым белән Фәния киленем тәрбиясендә уздырсам да, кыш чыгарга Ижауда яшәүче балаларым Гөлнур белән Тәлгать янына килдем. Шәһәрдә дә тик тормыйм. Әле узган атнада балаларым Салават концертына алып бардылар. Ий, яратам да Салаватның җырлавын. Монысы бит әле 30 еллык юбилей концерты булды. Дөньяларымны онытып, рәхәтләнеп карадым. Кушылып җырлап та утырдым. Соңыннан артистның үзе белән дә күрешү бәхете елмайды. Салават балакаем, кочаклап алып, рәхмәт сүзләре дә җиткерде. Кайсы авылдан булуым белән кызыксынды. “Яшь чагында Әгерҗе районы авылларында концерт куйганым бар, Салагышны да ишетеп беләм“, диде.

Концерттан бик күңелем булып, яшәреп кайттым. Ходай гомер бирсә, алдагы елларда да Салават концертына барырга язсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев