Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Яңа Эсләк авылында дүрт өйдә җиде кеше гомер кичерә

Җәй көне бирегә кайтучылар арта.

Әгерҗедән 85 чакрым ераклыктагы Яңа Эсләк авылында әнә шулай дүрт өйдә нибары җиде кеше гомер кичерә бүген. Яңа Эсләк дип аталса да, авылның, ни кызганыч, исеме җисеменә туры килми шул.

Суфия БУЛГАКОВА һәм Фәния ХӘМИДУЛЛИНАның икесенә дә бик яшьли тормыш йөген җигелеп тартырга туры килгән. Кирәк икән, кулларына чалгы алып печән чапканнар, кирәк булса, балта-чүкеч алып кадак какканнар. «Ике машина утынны эх тә итми ике көндә ярып бетерә идем», дип сөйли бит әнә Суфия апа.


Суфия апа кебекләр турында «чабып барган атны туктата», диләр. Фермада эшләгәндә 600 баш сарыктан 720 бәрән алган еллары да була аның. Аннан колхозда бригадир булганда эшне оештыра белгәне, хезмәт кешесен хөрмәтләгәне өчен ихтирам итәләр үзен.
Ялгызы бер кыз үстереп олы тормыш юлына чыгара. Каракүл районында яшәүче кызы Әлфия, кияве, ике оныгы
аның көтеп алган иң кадерле кунаклары.

...Берничә ел элек кенә өй эче гөрләп торган Фәния апаның бүген ялгызы гына яшәп яткан мәле. Бердәнбер улы Илнур, килене Айгөл белән унике ел бергә дус-тату гомер иткәннәр алар.
– Оныкларны мәктәпкә, балалар бакчасына йөртергә кирәк. Яшьләргә төпләнеп калу өчен зур авыл кирәк дип уйлаштык та, аларга Исәнбайдан йорт сатып алдык. Аллага шөкер, үземне ялгыз хис итмим. Илнур Яңа Эсләктәге заправкада эшли. Шунлыктан ике авыл арасына, кем әйтмешли, тузан төшми. Үзем дә балаларымда еш кунак булам, – ди Фәния апа.
Сүз уңаеннан: заправка – Яңа Эсләктә халыкка хезмәт күрсәтүче бердәнбер станция. Авылга айга берничә тапкыр райпоның автолавкасы килә.
Фәния апа гомер буе авыл дип янып яшәгән. Аның һәр кешесе өчен әле дә борчылып, аларның хәлләрен белеп тора ул.

Фәния апаның бакчасындагы күптөрле купшы чәчәкләрнең матурлыгына авылдашлары гына түгел, читтән кайтучылар да соклануларын белдерәләр икән.

 Яңа Эсләкнең иң өлкән кешесе Галия СИБГАТУЛЛИНАга – 93 яшь. Моннан унике ел элек Ижауда яшәүче кызы Рәзилә һәм кияве Рәфис, пенсиягә чыгып, әниләрен карарга авылга кайталар.

Рәфис абый актив тормыш алып баруга да зур өстенлек бирә. Кышын көн саен унар чакрым чаңгыда җилдерә. Җәен бакча үстерә.

  • Рәфиснең кулы җиңел. Ул утырткан яшелчәләр гөрләп үсә, – ди Рәзилә апа.
  • Балаларыма лаеклы тәрбия биргәнемә сөенеп туялмыйм. Әмма авылыбызда елдан-ел буш өйләр артуына борчылам. Узган ел гына кордашларым Мәдинә, Зәйтүнә, Хәнияне югалттык. Аларның йортларына йозак эленде, – ди Галия әби.

Җәй көне авылга җан керә, диләр апалар. Ике өйгә кышка балаларына киткән Рәшидә, Мәсгудә апалар кайта. Балалары Рәйсә апаны да җәен вакытлыча үз өендә тәрбиялиләр. Сәкинә апаның хуҗалыгы да шау чәчәккә күмеләчәк, диләр. Чөнки әниләре вафатыннан соң Чаллыда яшәүче улы Хәмит белән килене Мөсфирә төп нигезне ташламаганнар. Оныклары белән Чаллыдан кайтып җәй буе авылда торалар икән. 

Яңа Эсләк егете белән Башкортостан кызы Равил–Гөлфия ӘХМӘДИШИНнарны Сарапул шәһәре кавыштыра. Әмма өлкән яшьтәге әти-әниләрен тәрбияләргә дип алар авылга күченәләр. Менә инде 29 ел Яңа Эсләктә гомер кичерә бу гаилә. Әти-әниләренә олы хөрмәт күрсәтеп соңгы юлга озатканнар.

Әнә шулай, бер йодрык булып яшиләр Яңа Эсләктә гомер кичерүчеләр. Шатлыгын да, борчуын да бергә кичерәләр. Аларның бер-берсенә булган олы хөрмәте, әнә шулай, озак еллар дәвам итсен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев