Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Ямурзадан Илшат Сәхипов: "Бөтен җаным белән авылның яшәвен телим"

Моңа ирешү өчен авыл фермеры шактый көч куйган

Авыллар бетә, яшьләр шәһәргә кача, салаларда эшсезлек күзәтелә, дибез. Әгерҗе районы Ямурза авылында гомер итүче фермер Илшат Сәхипов Ямурзаны яшәтү өчен кулыннан килгәннең барын да эшли әнә. Үзе эшләгәннәрне башкаларга да өйрәтүдән кыенсынмый: гади авыл абзые Бөтендөнья татар конгрессында татар авылларын саклап калу чаралары турында сәгатьләр буе сөйләп, тыңлаучыларны таң калдыра...

Илшат абый 2007 ел азагында Салагыш авылындагы элекке колхоз милкен сатып ала. Соңгы елларда анда хуҗа булып торган хуҗалык җирләрнең 50 гектарын гына эшкәрткән, калганында чүп үләне үскән. 2008 елның язында фермер барлык җирләрне эшкәртеп, печән, икмәк чәчкән. Берничә елдан ярымҗимерек хәлдәге ферма биналарын төзекләндерү чираты да җиткән. Ямурза фермеры аларны рәткә китереп, терлекләр алып кайткан.

— Бүген фермаларыбызда 600 баштан артык мал бар, — дип сөйләде фермер. — Шуларның 140 ы — савым сыерлар. Җәйгә аларның санын 200 гә җиткерергә җыенабыз. Калган маллар — тана-үгезләр, бозаулар. Башта ит бизнесы белән шөгыльләнербез дип уйлаган идем, әмма сөттән керем күбрәк булуына төшендек. Чөнки аны көн саен тапшырасың, һәр көнне табыш керә. Хәзер сөтнең литры — 24 сум, ике көнгә бер Ижаудан килеп алалар. Көнгә 1,5 тонна сөт савабыз. Сыер асрау эшенә тотынганчы: “Савымчы табып булмас”, — дип курыккан идек. Аллаһ ярдәме белән эшчесе дә табылды. Моңарчы сөтне суыткычка флягалар белән ташыйсы иде, узган ел сөт линияләре ясалды, эш шактый җайланды. Итне күбрәк Чаллыга җибәрәбез, анда алучыларыбыз бар. Кайчакта малларны тере килеш тә алып китәләр...

— Аллаһның рәхмәте, өч балам да авылда калды, барыбыз да Ямурзада гомер кичерәбез, — диде Илшат Сәхипов. — Дамир юридик белем алып, хөкемдар ярдәмчесе булып эшләде. Әмма шәһәр тормышына күңеле ятмады: “Авылда яшисем килә”, — дип кире кайтты. Кызыбыз да шушы авылда кияүдә, бүген 10 оныгым йөгереп йөри, тиздән 11 нчесе туарга тора, Аллаһ насыйп итсә. Нәсел дәвамчыларыбыз тагын да артыр дип ышанам. Алар мин башлаган эшне дәвам итәр дип өметләнәм.

Авыл үлмәсен, яшьләр чыгып китмәсен дип, бөтен җаны-тәне белән тырышып йөргән Илшат Сәхиповның планнары Аллаһ рәхмәте белән чынга аша барган. Алар 40 лап кешене эшле иткән. Читтән килеп эшләүчеләргә бүлмә биргәннәр һәм көнгә 3 тапкыр ашаталар.

— Күрше авылларда быел башлангыч сыйныфка укырга керүчеләр юк, ә бездә 7 бала барачак, — дип сөйләде фермер. — Ямурзага читтән дә күченә башладылар. Мәсәлән, узган ел ике яшь гаилә килде, аларның 5 баласы бар. Авылның яшәвен, яшәрүен телим. Яшьләргә туган җирләрендә эш булсын, интегеп читтә тормасыннар, дим.

Моңа ирешү өчен авыл фермеры шактый көч куйган.

Җитәкчеләр ишеткән, Ямурзада клуб төзелгән, күпфункцияле үзәк ачылып, анда тренажерлар залына кадәр булдырылган. Сәхиповлар башлангыч мәктәп бинасын үз көче белән төзекләндергән. Иң мөһиме — алар авылны динле дә иткән...

— Аллаһы Тәгалә мине дингә улларым аша китерде, дим. Хәзер барыбыз да намазлы, II сыйныфта укучы оныкларыбыз 40 бит Коръәнне яттан белә. Шунысы сөендерә: улларым гаиләбезне генә түгел, авылдашларыбызны да дин юлына басуга этәргеч ясады. Вәгазь сөйләүчеләрне чакырып, Аллаһ кушканча яшәүнең мөһимлеген аңлаттылар. 5-6 ел элек Ямурзада 4 кеше намазлы булса, хәзер бу сан 50 дән артты! Үз көчебез белән мәдрәсә төзедек, анда белемле хәзрәтләребез дин дәресләре бирде, гарәп язуына өйрәтте. Хәзер исә мәдрәсә бинасын мөселман балалар бакчасы кебегрәк ясадык. Теләгән кеше баласын шунда бушлай йөртә ала. Анда гарәп теле дәресләре, Коръән дә өйрәтелә. Авылда балалар бакчасы бар, әмма монысында дини тәрбиягә басым ясала. Әти-әниләрдән түләү алмыйбыз, чыгымнарны үзебез каплыйбыз. Моны Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез, чөнки мөселман кешесе кеременең бер өлешен зәкәт итеп түләргә тиеш.

Бүген Ямурза мәчетеннән 5 тапкыр азан яңгырый. Авыл елдан-ел киңәя, яңа йорт салып чыгучы яшьләр арта. Кайчандыр шәһәргә китеп, авылда эш булгач, кире кайтучылар да бар икән. Шулай булмыйни, Ямурза — бик матур табигатьле авыл, юллары да төзек, рәхәтләнеп яшә генә. Илшат абыйның олы улы Илнур да: “Кечкенәдән авыл җанлы булып үстек, монда калабыз, дип яшәдек”, — ди. Илшат Сәхипов әнә шул тәрбияне үз балаларына, оныкларына гына түгел, башкаларга да сеңдерергә тырыша. Аның нәтиҗәсе инде күренә дә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев