Ямурзадан тәлгәшләре икешәр килолы виноград үстерү серләре
Сокланудан тел шартлатырлык!
Безнең яклар өчен гадәти булмаган көньяк үсемлеге – виноград үстерү белән шөгыльләнүче бакчачылар саны елдан-ел арта. Уңган хуҗалар үстергән икешәр килолы тәлгәшләрне күреп сокланудан тел шартлатырлык!
Ямурзада яшәүче Әлфия КОНЫШЕВА көньяк җимешен моннан җиде ел элек үстерә башлаган. Ишегалды тутырып үскән чәчәкләр диңгезе уртасында махсус ясалган коймада – күргәзмәгә куелгандай кояш нурын эчеп тулышкан икешәр килодан да артыграк виноград тәлгәшләре!
– Безнең Ямурзада Флүр Шәймөхәммәтов, Рәисә Шакирова, Айдар Хәкимов кебек виноград үстерүче осталар бар. Минем бу шөгыль буенча тәҗрибәм зур түгел әле. Остазларым – Красный борда яшәүче оста бакчачылар Рауза–Рәсим ЯМАЛИЕВлар. Көньяк җимеше үсентеләрен алар бирделәр, киңәш-ярдәм кирәк булганда да һәрчак аларга мөрәҗәгать итәм, – ди авыл уңганы.
Красный борда яшәүче Рәсим ЯМАЛИЕВ югары белемле галим-агроном, совхозда баш агроном вазифаларын башкарган. Җәмәгате Рауза Рамазановна гомер буе авыл мәктәбендә немец теле укытты, мәктәп директоры булды. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Аларның бакчасы – җир җәннәтенең соклангыч үрнәге. Һәр почмагы, сукмак, түтәлләр, беседка – гүзәл сәнгать әсәрен хәтерләтә.
Бакчаларында ниләр генә үстермиләр Ямалиевлар: чәчәкләр, яшелчәләр, алмагач, чия, груша, слива, виноград, кура җиләге, карлыган, төрле-төрле җиләкләр... Һәр агач, куак, җиләкнең берничәшәр сорты биредә. Көньяк җимеше виноградны чирек гасыр элек үстерә башлаганнар. Аңа кадәр бик күп махсус әдәбият укыганнар. Иң элек авыруларга һәм салкынга чыдам, башка бакчачылар арасында сыналган сорт – Алешенькин һәм Южно-Уральский сортларын утырталар. Алардан яхшы гына уңыш ала башлагач, берникадәр тәҗрибә туплангач, виноград үстерүнең нәрсә икәнлегенә яхшылап төшенгәч, яңа сортларны да сыныйлар. Һәр бакчачы да яратып үстерә торган Изабелла сорты да – шулар арасында. Иртә җитешә торганнары да, соңрак өлгерүче сортлар да, ваграк җимеш бирә торганнары да, эреләре дә күп.
– Кышын виноград агачы җиргә ятып торырга тиеш түгел. Көзен беренче кыраулар төшкәч, җир катыргач, астына такта яки шифер кисәкләре куеп, иске пиннекләр, чыршы ботаклары түшибез, артык ботакларын кисеп һәм бәйләп яткырабыз. Өстен полиэтилен пленка белән каплыйбыз. Аны артык тыгыз һәм җылы төрү ярамый, ул юешләнеп ятып черергә мөмкин. Язын җир ачылгач, ябып калдырган әйберләрдән арындырабыз. Ә шулай да язгы кыраулардан саклау өчен төнгә бер ягын ачык калдырып махсус материал белән каплыйбыз. Көннәр җылынгач, ботакларын өч урыннан – бик тыгыз итмичә астан, уртадан, буш итеп өстән – берәм-берәм тигез аралык калдырып (30, 40, 60, 90 градуслы почмак ) шпалерга бәйлибез. Ашлама кертеп, туфракны йомшартабыз. Туфракны җәй буе да өч атнага бер тапкыр йомшартып торабыз. Яшь чыбыкларда 4-5 яфрак барлыкка килгәч, артык яшь үсентеләрне өзәбез. Чыбык озынлыгына карап, иң күбе 7-8 үренте (аларның арасы ун сантиметрдан да ким булмаска тиеш) калдырабыз. Җәй буе, ике атнага бер тапкыр җәлләмичә өзәргә кирәк аларны. Җимешләре өлгерсен өчен көчсезрәк бөреләрне дә өзәбез. Виноград артык дымны яратмый, шуңа күрә суны еш сибәргә ярамый. Бер сипкәндә һәр төпкә 2-4 чиләк салабыз. Җимешләр барлыкка килгәч, виноград тәлгәшләренә кояш нурлары төшеп торырлык итеп яфракларны өзәбез. Иң түбән өлештә 15 сантиметр арада җил иркен йөрергә тиеш, – дип виноград үстерү серләре белән уртаклашты алар.
Авыл уңганнары ашламаны июль аенда һәм көздән дә кертәләр. Куакны ике мертдан артык биегрәк үстерергә, аны күләгә төшәрдәй урынга утыртырга, бакчаны үсемлекләр белән тыгызларга ярамаганлыгы турында да тәфсилләп сөйләделәр Ямалиевлар. Виноградны аның төшен җиргә утыртып та, чыбыкчадан да, үсентедән дә үстереп булганлыгы, аны тукландыру тәртибе турында да аңлаттылар.
– Шуны истә тотарга кирәк: әлеге бакча җимешен апрель яки октябрь азагында утыртырга кирәк. Аны утыртасы зур чокырга черемә, ком-чуерташлы катнашма (ПГС) салу да мөһим, – диде Рауза ханым.
Виноградның үзләреннән артып калганын туганнарга, дусларга күчтәнәч итеп өләшәләр Ямалиевлар. Хуҗабикә кышка сок, компот та әзерлм. Үсентеләрен биреп тә әлеге шөгыльнең төбәгебездә таралуына зур өлеш кертәләр.
– Виноград башка җимеш агачларыннан үзенә гел игътибар таләп итүе белән аерыла. Әмма көньяк җимешенең файдасын белгәннәр бу шөгыльләрен ташламаячак. Үзең үстергәч, яратып эшләгәч, шатлыгы да, файдасы да күбрәк була. Виноград җимешләре сулыш алуны яхшырта, нерв системасын тынычландыра, – дип, виноградның кеше организмы өчен кирәклеге турында да аңлатты Рәсим әфәнде.
Фото Ә.Конышеваның гаилә архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев