Агачларны кышка әзерлибез
Агачларның тирә-якларын тамырларга зыян китермичә казып, йомшартып чыгу мөһим
Октябрьгә керсәк тә, бакча эшләреннән арынмыйбыз әле. Бу – агачларны кышка әзерләү ае да.
Октябрь башында кышкы сортлы алмаларны агачтан җыеп алырга кирәк.
Агачларның тирә-якларын тамырларга зыян китермичә казып, йомшартып чыгу мөһим. Тәҗрибәле бакчачылар штамбларны һәм калын ботакларны иске, үле каезлардан чистарту кирәклеген дә беләләр.
Картрак агачларда еш кына куышлар, тишекләр барлыкка килә. Аларны ямарга кирәк.
Соңгы елларда күпләр кәрлә агачлар үстерү белән мавыга башлады, ә алар вак-төяк үсентеләр бирүчән була. Менә шуларны юк итү – төп эшләрнең берсе.
Әгәр бакчада мүкләнгән һәм лишайниклар барлыкка килгән агачлар күренчә, аларга тимер купоросының 5 процентлы эремәсен сиптерергә кирәк (10 литр суга 500 грамм).
Октябрьдә коелган яфракларның исәбе дә булмый. Кемнәрдер аларны компостка салып кую җаен карый, ә менә белгечләр төрле чирләр һәм корткычлар күренгән яфракларны һичшиксез җыеп, яндырырга тәкъдим итә.
Артык картайган һәм үлеп баручы агачларны саклаудан файда юк: аларны казып алып урыннарына шул ук сорттагы яңаларын утыртырга була. Әлбәттә, чокырлар тиешле зурлыкта казылган, ашланган, яңа үсентене кабул итәргә әзер булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев