Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Бакчачы Айнур Йосыпов кыяр һәм помидордан мул уңыш алу серләре белән уртаклаша

Алар – икесе капма-каршы культура

Бакча эшләрен йорт хуҗасы Айнур күбрәк үзе башкара. Чөнки Актаныш районы Такталачык авылында туып үскән егетнең шәһәр тормышын сайлавына күп еллар булса да, ул күңеле белән һаман авыл малае булып кала.

–    Без кечкенәдән җиргә тартылып үстек. Дөрес, бакчабызда хәзерге кебек дистәләгән төр яшелчә, җиләк-җимеш үстермәдек. Әмма анда көндез чыра яндырып эзләсәң дә бер чүп табып булмый иде. Колхозның чөгендер басуында да күпме хезмәт куйдык әле без, – ди ул.

Әгерҗе кызы Аидә белән гаилә корганнан соң, фатирда яшәп карасалар да, барыбер шәхси йорт турында хыяллана Айнур. Бүген Аидәнең әти-әнисе гомер иткән нигездә яшиләр алар. Ике спортчы уллары Аяз белән Айзат та, кечкенәдән кул арасына кереп, хезмәтнең тәмен белеп үсәләр.

  БЕРСЕНДӘ – КЫЯР, ИКЕНЧЕСЕНДӘ – ПОМИДОР

–    Элеккерәк елларда кыяр белән помидорны бер теплицада үстерә идек. Тәҗрибәле бакчачылардан икесен бергә үстерергә ярамый дигәнне ишеткәч, ике теплица булдырдык. Чынлап та, уңыш күзгә күренеп яхшырды, – дип сөйли Айнур.

Ни өчен бу ике яшелчәне бергә утыртырга ярамый? 

–    Алар – икесе капма-каршы культура. Помидорга җиләс һава кирәк, ә кыярга ул ярамый. Помидор салкынча һавага чыдам, ә кыяр җылыны ярата, – ди Айнур. 

КЫЯРНЫ ДҮРТ ТАПКЫР УТЫРТАЛАР

Йосыповлар кыярны июнь башында ашый башлыйлар. Аны сезонга дүрт тапкыр утырталар. Беренчеләренең уңышы кими башлаган инде, икенче утыртканнарының кыярлары өлгергән. 

–    Вак сортларга өстенлек бирәбез. Кышка маринадлар өчен менә дигән алар, – ди хуҗабикә Аидә. 

Помидорлары да кызаралар. Аларының күбесе, киресенчә, эре сортлар. 

–    Мин бу яшелчәләрнең уҗымын берни белән дә ашламыйм. Теплицаның балчыгын өч-дүрт елга бер тапкыр алыштырам. Яз көне гөжләп торган кайнар суга марганцовка салып туфракка сибәм. Аннан соң судан башка бер нәрсә дә сипкәнем юк, – ди Айнур.

Ә менә кыяр-помидорларны ул артык сабаклардан һәрвакыт арындырып тора. 

–    Кыяр авыруларга тиз бирешүчән. Ә артык яфракларны юк итү авырулар китереп чыгаруны киметә, – ди Айнур.
Моның өчен үсентедәге төп сабакны табарга кирәк. Аның яфраклары астындагы артык ян сабакларны (пасынок) өзеп торасың. Калдырсаң, уңыш күпкә ким була. 
Шунысын да белеп тору мөһим: кыяр үсентесе артык яшь булганда яфракларын өзү киңәш ителми. Бу кыярны көчсезләндерә.

ПОМИДОР ДА БОТАГАННЫ ЯРАТА

–    Помидор белән дә нәкъ шулай. Кайбер бакчачылар помидорның җиргә тиеп торучы аскы яфракларын өзү артык, кирәкмәгән эш дип саныйлар. Ләкин аскы яфраклар яктылыкны тоймыйлар, чөнки өскеләре аларны күләгәдә тота. Фитофтора авыруы да нәкъ менә аскы яфраклардан башлана бит, – ди Айнур.

Помидорны ботау моның белән генә бетми әле, ди бакчачы. Помидор да кыяр кебек һәр яфрагы төбеннән берәр сабак үстерә башлый. Бу сабаклар үсемлекнең күп көчен ала, уңыш бирүен тоткарлый. Мондый артык ботакларны гел өзеп торырга кирәк.  

Виноград үстерү остасы дип тә әйтергә була Айнурны. Бу төр җимеш тә артык ботакларны ботап торганны ярата. Август ае җиткәндә җимешләр зурая башлагач алар тизрәк өлгерсен өчен үсентенең яшел яшь өслекләрен кисеп кыскартырга кирәк. 

КӨНЬЯК ҖИМЕШЛӘРЕ ДӘ БАР

Йосыповлар күп еллар инде көньяк җимешләре – карбыз белән кавын да үстерәләр. Узган елларда “Торпедо” сортлы кавыннарның авырлыгы 4-5 килога җиткән.

–    Көз көне үз бакчаңнан өзеп алып кергән кавын белән карбыздан да тәмлесе юк. Аны гаилә белән җыелып ашау – иң күңеллесе, – ди Айнур. 
Быел бакча җиләкләрен җыеп эшкәрткәннәр инде. Хәзер ремонтант кура җиләкләре өлгергән. Виноград тәлгәшләре дә асылынып-асылынып тора. Кызыл, ак, кара карлыганнары да уңышлары белән сөендергән. Бакчадагы дистәгә якын төр чәчәк тә күзне иркәли.

–    Әйтәләр бит, гөлләр белән сөйләшергә, аларны яратырга кирәк дип. Айнур нәкъ шундый. Ул бакчада һәр яшелчә, җиләк-җимешне бар тәртибе белән утырта, тәрбияли, үстерә. Алар белән сөйләшә. Шуңа хезмәтенең нәтиҗәсе дә матур, – ди Аидә, иренә сөйкемле караш ташлап.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев