Бакчачылар өчен кызу чор җитә
Апрель – бакчачылар өчен кызу ай. Бу айда бакчада агач-куакларны кисү, үсемлек калдыкларын җыеп яндыру, туфракны үсемлекләр утыртуга әзерләү кебек мөһим эшләр башкарыла.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җиләк-җимеш бакчасында көздән калган яфрак һәм ботакларны җыеп читкә алып чыгарырга һәм яндырырга кирәк. Бу төрле авырулар һәм корткычларның личинкалары агач-куакларга зыян китермәсен өчен эшләнә. Һава температурасы күтәрелә башлау белән җиләк-җимеш куаклары һәм декоратив үсемлекләр өстендәге япма материалларны алырга киңәш ителә. Агач-куакларны аларда сок хәрәкәте башланганчы кисәргә киңәш ителә. Яшь агач-куакларга тияргә ярмый. Алардан кипкән һәм сынган ботаклар гына алына. Авыруларга каршы профилактика максатыннан җиләк-җимеш агачларын мочевина, тимер купоросы, корткычларга каршы инсектицидлар белән эшкәртергә киңәш ителә. Әгәр агач кайрысына кыш көне зыян килгән урыннар бар икән, анда балчык сыларга, ә корткычлардан, кимерүчеләрдән саклау өчен известь белән агартырга кирәк. Агач-куакларны тукландыру турында да онытмагыз. Моның өчен органик һәм составында азот булган ашламалар куллану яхшы. Апрель башында агачларны ялгарга кирәклеген дә истә тотыгыз.
Күп кенә хуҗалар бакчаларында карлыган һәм кура җиләген күпләп үстерергә яраталар. Шуңа әлеге куакларны тәрбияләүгә аерым тукталу урынлы булыр. Кар эреп бетүгә, кипкән һәм иске ботакларны кисәргә кирәк. Аннан туфракны составында азот булган ашламалар белән тукландырырга киңәш ителә. Корткычларга каршы көрәштә тимер купоросы яхшы нәтиҗә бирә. Шулай ук халык арамсында киң таралган карлыган куагына кайнар су сибү кебек чара турында да онытмагыз. Бу эшне куак тирәли кар эреп беткәнче үк, бөреләр уянганчы .ашкарырга кирәк. Югыйсә, бөреләргә зыян килүе бар. Бөреләр дигәннән, тагын бер нечкәлек. Әгәр иртә язда карлыган ботакларында күпләп бүрткән бөреләр күрәсез икән, игътибар итми калмагыз. Ул талпан авыруы булырга мөмкин.
Кура җиләген шпалерларга бәйләп, санитар кисү уздырырга кирәк. Шулай ук кура җиләге тирәли туфракка мульча каплау турында онытмагыз. Моның өчен тирес, саламнан файдаланырга була.
Туфракны утыртуга әзерләү
Утыртканчы, туфракны казып көпшәкләндерергә кирәк. Бу туфракны кислород белән баетырга ярдәм итә. Казып чыкканнан соң андагы тамырларны, чүпләрне, корткычларның личинкаларын җыеп ташларга онытмагыз. Әгәр туфрак балчыклы икән, ком өстәгез. Киресенчә, ком күп булса, торф кушыгыз. Туфракны минераль һәм органик ашламалар белән туккландыру турында да онытмагыз.
Туфракның температурасына килгәндә, төсле кәбестә, кишер, брокколи, чөгендер, салат кебек салкын яратучы культуралар өчен 8 градус җылы да җитә. Ә менә кабак, кыяр кебек культураларга җылырак туфрак кирәк. Әгәр тизрәк утыртасыгыз килсә, туфракны ясалма юл белән дә җылыта аласыз. Моның өчен утыртырга чама белән ике атна кала, туфрак өстенә кара япма ябарга киңәш ителә. Ул чакта туфрак тиз дә җылына, анда дым да саклана. Ә җылы һәм дымлы туфракта үсентеләр тизрәк үсеп китә.
Рамил РӘХМӘТУЛЛИН,
Россельхозцентр филиалының Әгерҗе район бүлекчәсе җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев