Бакчада кызу эш вакыты җитә
Бакчачылар көннәр җылынуын, кар эрүен түземсезлек белән көтә. Ә кайбер бакча эшләре җир кардан ачылганчы ук башланды инде.
Җиләк-җимеш бакчасы
Яз җитүгә, иң беренче эш итеп бакчаны узган елгы яфрак һәм чүпләрдән чистартырга кирәк. Аларда гөмбә авырулары споралары һәм корткычларның личинкалары сакланып калуы бар. Шуңа мондый чүпне участоктан читкә чыгару яхшы. Сок йөри башлаганчы, җиләк-җимеш бирүче һәм декоратив үсемлекләрне кисү тиешле. Яшь үсентеләрнең, декоратив куакларның язын ботакларын кисмиләр, зыян күргән ботакларын гына алалар. Бөреләре бүртсен өчен агачларга тимер купоросы, ә гөмбә спораларын юкка чыгару өчен мочевина сиптерәләр. Язын агачларның кәүсәләрен дә сакларга кирәк. Моның өчен известьле эремәгә бакыр купоросы кушып агарту файдалы.
Бакча җиләге һәм кура җиләгенә аерым игътибар таләп ителә. Бакча җиләге өстендәге “япманы” чистартканнан соң, һәлак булган куакларны алып ташларга, туфракны мульча җәяргә киңәш ителә. Кура җиләген шпалерларга бәйләп, санитар кисү уздырырга кирәк.
Яшелчә бакчасы
Яхшы уңыш алу өчен язын туфракны бик яхшылап әзерләү тиешле. Аңа кадәр туфрак өстен һәм сукмакларны чүп-чардан арындырырга, аннан минераль ашлама кертергә кирәк. Язын мочевина, аммофоска кебек составында калий, фосфор һәм азот булган ашламалар яхшы. Туфрак бераз кипшергәч, компост һәм черемә кертәләр. Туфракны сәламәтлендерү өчен “Россельхозцентр“ үзәге җитештерүче “Триходермин Нова“ фунгициды куллану отышлы. Аны керткәннән соң туфракны яхшылап казып, йомшартып чыгарга кирәк.
Бакчага иң беренче итеп редис, борчак, салат, кузгалак, кыяк өчен суган, кишер, чөгендер утыртырга була. Әлеге культуралар орлыкны салкын туфракка чәчкән очракта да уңыш бирми калмыйлар.
Агачларны кайчан күчереп утыртырга?
Җиләк-җимеш бирүче агачлар арасыннан күчереп утыртуны иң яхшы кичерүчеләр – алмагач һәм груша. Моның өчен иң кулай чор – яз һәм көз. Кайчак агачларны кышын да күчереп утырталар. Язын күчереп утыртуны иртәрәк – сок йөри башлаганчы башкарырга кирәк. Көзен октябрь уртасыннан ноябрь азагына кадәр утыртырга мөмкин. Монысы һава шартларына бәйле: көз җылы булса, соңрак утырту отышлы. Агачларны көзен утыртуның бер өстенлеге бар: язга кадәр тамыр системасы туфракка җайлаша һәм ныгый. Беренче елны агачны гел күзәтеп торырга кирәк. Шулай ук чәчәкләрен һәм җимшәннәрен алып тору тиешле. Туфракның дымлылыгы да мөһим роль уйный,суны кирәк булган саен сибү яхшы. Агач ныклап үсеп киткәч, катлаулы ашлама белән ашларга тарышыгыз. Аны су сипкән чакта төбенә 2-3 уч салырга киңәш ителә.
Җиләк-җимеш агачлары ботакларын ничек кисәргә?
Монысы турыдан-туры бакчагызның нинди хәлдә булуына бәйле. Кыш көне агач кәүсәсе яргаланган, ботаклары кар авырлыгыннан сынган икән, кисмичә булмый. Әгәр бар да яхшы булса, агачны җәрәхәтләмәү яхшырак. Ботакларны кисүне зур салкыннар чигенү белән башкарырга кирәк (февраль азагы, март башы). Шул чакта җәрәхәтләре туңмас, сок йөри башлагач, тиз төзәлер. Кискән урын тигез, шома булырга тиеш. Ябалдаштан тышка таба үсүче яшь ботакларны бөре өстеннән кисәргә кирәк. Эчке яктан тышка таба кисү яхшы. Кәүсәне дәвам итүче ботаклар калганнарыннан озынрак калырга тиеш. Зәгыйфь агачлардагы ботакларны бераз гына кисәргә кирәк. Мондый ботакларны, гадәттә, Аларда икенче-өченче бөре өстеннән кисеп алалар. Зур булып үскән агачларның ботакларын да озын итеп кисәләр. Бу очракта җиде-сигез, йә күбрәк бөре калырга тиеш.
Рамил РӘХМӘТУЛЛИН,
Россельхозцентр филиалының Әгерҗе район бүлекчәсе җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев