Бүлмә гөлләрен күчереп утыртучыларга берничә киңәш
Яз җитеп, кояш нурлары туры төшә башлагач бүлмә гөлләренең үсеше активлаша.
Тамырланып киткәч кенә (бер-ике яфрак җибәргәч) ашлама кертү киңәш ителә. Кактусларны күчереп утырткач, 5-7 көннән соң гына су сибәргә кирәк. Кыш буена буйга үсеп киткән гибискус, олеандр, фикус, традесканция, ясмин кебек гөлләрнең сабакларын кисәләр. Көчсез үсентеләрне дә алып ташлау яхшы. Болай иткәндә гөлләр тизрәк чәчәк ата.
- Гөлләрнең урынын кирәкмәгәнгә алыштырмагыз. Чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла һәм бу борылу еш кабатланса, аларның зәгыйфьләнеп үсүе бар.
- Су сибеп, 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савыттагы суны түгегез, югыйсә гөлнең тамырлары черергә мөмкин.
- Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә атнага бер тапкыр сөт салыгыз.
- Фикусның яфраклары ямь-яшел булып ялтырап торсын дисәгез, гөлнең кәүсәсе белән үлән тамыры тоташкан урынына бер бал кашыгы кастор мае сибегез.
- Гөл утыртыр алдыннан балчыктан эшләнгән чүлмәкләрне бер тәүлек буе суда тотыгыз.
“Акчарлак“ календареннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев