Әгерҗедә бәрәңге уңышы ничек чыккан?
Бәрәңге уңышы сөенерлекме? Булганны ничек сакларга?
Быел бәрәңгене кемдер август башында ук казып алды инде. Шулай да күпчелек әлеге эшне ай ахырына калдырды. Бу көннәрдә икенче икмәкне җыеп, кышка урнаштырып куючылар күп булгандыр. Бәрәңге уңышы сөенерлекме? Булганны ничек сакларга? Укучыларыбызга шушы сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
Фирдания ТӨХВӘТУЛЛИНА, Тирсә авылы:
– Мин быелгы бәрәңге уңышыннан бик канәгать. Чөнки узган елгы уңыштан соң быелгысы – җир белән күк арасы. Безнең бакча түбән җиргә урнашкан, шуңа күрә узган елгы яңгырлы җәйдә бәрәңге бик нык череде. Төбетөбе белән ташлап калдырырга туры килгән иде. Җәй буе тәрбияләгән бәрәңгедән шундый түбән уңыш алгач, кәеф тә нык кына төште. Чөнки, яшеренбатырын түгел, авыл кешесенең күп вакыты бәрәңге бакчасында үтә бит. Дөрес, быел да чыгышы артык күп дип булмый. Шулай да һәр төптән диярлек 7-8 бәрәңге чыгып барды. Без бәрәңгене августның 19ларында ук казып бетердек инде. Башта сабагы корыганнарын алдык, аннан башкаларын. Вагы да күп түгел, бөтен бакчага дүрт чиләктән артыграк кына чыкты. Быелгы бәрәңгеләр түмтүгәрәк, чипчиста, юган шикелле... Аларга карагач, күңел күтәрелеп китә. Әлегә бәрәңгене лапаска гына урнаштырдык. Бераз суыткач кына базга кертербез дип торабыз.
Рамил РӘХМӘТУЛЛИН, Россельхозүзәкнең Әгерҗе районындагы бүлеге начальнигы:
– Быел күпләр бәрәңге яңа шытым җибәргән йә сабагыннан купмый дип зарлана. Бу җәйнең коры килүе белән бәйле. Моның бәрәңге өчен дә, кулланучы өчен дә бернинди куркынычы юк. Әле кемнәрдер бәрәңгене казырга өлгермәгән икән, өстен чабып алганнан соң берничә көн торгызу яхшы. Чөнки бәрәңге ныгый.
Югыйсә, кайбер сортларның кабыгы өлгерми кала. Ә бәрәңге ул – бик сизгер, авыруларга тиз бирешүчән культура. Кабыгы зәгыйфь булса, тиз арада чери дә башларга мөмкин. Базга бәрәңгене аралап, бары тик яхшыларын гына кертергә кирәк. Андагы температура уртача 3-5 градус җылы булганда яхшы. Бәрәңге өстенә көл сибеп кую да зыян итмәс. Бәрәңге утыртылган участокка арыш йә горчица кебек культуралар чәчеп куярга киңәш ителә. Алар бераз үскәннән соң әлеге мәйданнарны быел ук эшкәртеп куйсагыз да була, язга калдыру да куркыныч түгел.
Клара БЕЗБОРОДОВА, Әгерҗе шәһәре:
– Без үзебез күпкатлы йортта яшәгәнлектән, бакчабыз юк, шуңа күрә бәрәңге дә утыртмыйбыз. Әмма бер елны да икенче икмәксез калганыбыз юк. Чөнки улыбыз Олег, киленебез Светлана тәэмин итеп торалар. Әле быел бәрәңге уңышын җыймадылар, әмма бик яхшы булырга охшаган. Сабаклары да ямьяшел әлегә.
Гомумән, бөтен төр яшелчәне, җиләкҗимешләрне балаларыбыздан алып кайтабыз. Ходай исәнлексаулык бирсен аларга.
“Елына күрә начар түгел”. Бәрәңге уңышы турында сораштырган райондашларыбызның күпчелеге әнә шулай дип шөкер итә. Җыеп алганы яхшы саклансын да, исәнимин булып кулланырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев