Җиләк-җимеш бакчасында нинди эшләр башкару мөһим
Россельхозцентр филиалының Әгерҗе район бүлекчәсе җитәкчесе бакчачыларга киңәшләрен җиткерә.
Иң беренче эш итеп бакчаны узган елгы яфрак һәм чүпләрдән чистартырга кирәк. Аларда гөмбә авырулары споралары һәм корткычларның личинкалары сакланып калуы бар. Шуңа мондый чүпне участоктан читкә чыгару яхшы. Сок йөри башлаганчы, җиләк-җимеш бирүче һәм декоратив үсемлекләрне кисү тиешле. Язын яшь үсентеләрнең, декоратив куакларның ботакларын кисмиләр, зыян күргән ботакларын гына алалар. Бөреләре бүртсен өчен агачларга тимер купоросы, ә гөмбә спораларын юкка чыгару өчен мочевина сиптерәләр. Язын агачларның кәүсәләрен дә сакларга кирәк. Моның өчен известьле эремәгә бакыр купоросы кушып агарту файдалы.
Бакча һәм кура җиләкләренә аерым игътибар таләп ителә. Бакча җиләге өстендәге “япманы” чистартканнан соң, һәлак булган куакларны алып ташларга, туфракка мульча җәяргә киңәш ителә. Кура җиләген шпалерларга бәйләп, санитар кисү уздырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев