Иван чәй җыяр чак җитте
Басу-кырларда чәчәкләре шәмәхә төстәге бик матур булып үсеп утыручы үсемлекне күргәнегез бардыр. Халык телендә аны иван чәй дип атап йөртәләр. Копорский чай, кипрей дигән атамалары да бар аның. Татарчасы кырлыган дип атала. Ул июнь ахырында чәчәк ата. Белгечләр иван чәйне чәчәк атканнан соң август урталарына кадәр җыярга була, диләр.
Соңгы елларда бик күп райондашлар әлеге үсемлекне җыеп ел әйләнәсенә җитәрлек чәй әзерлиләр. Хәтта шәһәрдән кайтып кырлыганны күпләп җыючылар турында да ишеткән бар. Беренчедән, сәламәтлеккә файдасы зур, икенчедән, азмы-күпме акчаны янга калдыра. Кичкетаңда яшәүче Ромель–Валентина МӘННАПОВлар да җәйнең бер аен шушы шифалы чәйне әзерләүгә багышлыйлар. Бу эшне бигрәк тә Валя апа яратып, күңел биреп башкара.
- Элек-электән Россия халкы иван чәй эчкән. Әби-бабаларыбызның табигать нигъмәтләреннән оста итеп файдалана белүләре сокландыра, – ди Валя апа.
Уңган хуҗабикә белән бик озаклап әлеге чәйне әзерләү, куллану, аның сәламәтлеккә файдасы турында сөйләштек.
НИЧЕК ҖЫЯРГА
Иван чәйне коры, кояшлы көнне юл кырыеннан читтә, урман эчләреннән иртәнге сәгать уннан төшкә кадәр җыярга кирәк. Яңгырдан соң җыюның файдасы юк. Валя апа аны чәчәгеннән тотып яфрагын аска таба сыдырып җыям, ди. Болай эшләгәндә үсемлеккә зыян килми. Чәчәк һәм яфракларын аерым җыю мөһим. Урманда башкарылган бу гамәл – әле эшнең яртысы гына. Иң мөһиме – иван чәйне дөрес итеп эшкәртү.
ЭШКӘРТҮ ЫСУЛЛАРЫ
Беренче ысул:
- Капчык-капчык җыеп кайткан яфракларны өч литрлы банкаларга тутырып кояшка куям. Якынча 15 сәгатьләп тотканнан соң ачып карыйм. Аннан чәчәкле, баллы ис килергә тиеш. Шуннан соң олы савытка салып камыр изгән кебек изәм. Ул караңгы төскә керә, дымлана, күләме нык кими. Бик озак басканнан соң тастымал белән каплап, өстен бастырып куям. Бу “ферментация“ ысулы дип атала. 6-7 сәгатьтән соң әлеге катнашманы табага яхшылап таратып духовкада 100 градуста гына ишеген бераз ачык калдырып киптерәм. Вакыт-вакыт болгатып алам. 1-1,5 сәгать киптергәннән соң кәгазь капчыкларга тутырып элеп куям.
Икенче ысул:
Яфракларны җыеп алып кайткач җилсез, кояш төшми торган урынга чиста чүпрәк өстенә 2-3 сантиметр калынлыкта итеп җәям. Ике тәүлек эчендә аның яфраклары бөгелә башлый. Аннан “ферментация“ үткәрәм.
Өченче ысул:
Бу ысул иван чәйне ясау тәҗрибәсе булганнар өчен кулай. Җитен тукымага тигез итеп яфракларны тезәм дә, бик төгәл итеп тукыманы бөтерәм. Һәм бау ишкән кебек урап, баш-башыннан ике кеше тотып ныгытып тартырга кирәк. Соңыннан бер тәүлеккә караңгырак урынга калдырам. Аннан киптерү процессы башлана.
Дүртенче ысул:
- Кайберәүләр иван чәйне иттарткычтан чыгарып бөртекле чәй дә ясыйлар. Минем алай эшләгәнем юк. Әмма ничек ясалуы турында укыганым бар. Икенче ысулдагы кебек җилсез көнне ике тәүлек тотканнан соң аны иттарткычтан чыгарырга һәм киптерергә кирәк.
Иван чәйнең чәчәгеннән дә чәйне нәкъ шушы ысуллар белән әзерләргә була.
ХУШ ИСЛЕ ЧӘЙ
Ромель абыйның аллы-гөлле чәчәкләр, төрледән-төрле җиләкләр үсеп утыручы бакчасында учакта кайнаган суга кырлыганны салып хуш исле чәй әзерләве турында да язмый калу мөмкин түгел. Чәйнеккә иван чәйне салып 20 минут тирәсе төнәткәннән соң ул бик матур кызгылт-кара төскә керде. Тәме гадәти чәйдән аерылмый диярлек. Берничә тапкыр пешергәннән соң да ул төсен һәм тәмен югалтмый икән. Бакча җиләге, тәм-томнар белән чәй бик тәмле булды.
Мәннаповлар кырлыган чәен бик еш кулланмасалар да, кунаклар килгәндә, балалар кайтканда рәхәтләнеп эчәбез, диләр. Хуҗабикә аны күчтәнәчкә дә өләшә.
СӘЛАМӘТЛЕККӘ ФАЙДАСЫ
Әлеге шифалы чәйнең сәламәтлеккә дә файдасы зур. Ул С витаминына бай. Составында органик кислоталар, эфир майлары бар. Иван чәй баш авыртуыннан, йокысызлыктан, ютәлдән файдалы. Иммунитетны күтәрә, тынычландыра, кан составын яхшырта, кан басымын яхшырта, нерв системасы эшчәнлеген көйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев