Иж-Бубыйда яшәүче Аидә–Миннәхмәт Вахитовлар утыз елга якын виноград үстерәлә
Виноград үстерүнең бернинди мәшәкате юк
Көньяк җимешләрен үстерү теләге белән янсалар да, күпләр әлеге адымга барырга батырчылык итмиләр. Ә менә Иж-Бубыйда гомер кичерүче Вахитовлар гаиләсе узган гасыр ахырларында ук бакчаларына виноград утырткан булганнар.
ИҢ ТӘМЛЕ ЧАГЫ
Аларның ишегалдында да, бакчаларында да үсә көньяк җимеше.
– Быелгы эссе һәм коры җәй виноград өчен бигрәк тә файдалы булды. Тәлгәшләре асылынып-асылып тора, җимешләре дә башка еллар белән чагыштырганда эрерәк, – ди Миннәхмәт абый.
Хәзер “Изабелла“ сортының иң татлы чагы. Ул каралып пешкән, әчкелтем тәмле.
– Үзебез дә ашыйбыз, бала-оныкларыбызны да сыйлыйбыз. Компоты да, согы да бик тәмле була, – ди Аидә апа.
Ике төптән өч чиләк җимеш җыйганнар инде. Әле тагын шуның кадәр виноград өлгереп килә. Ишегалдындагы үсентеләр дә мул җимеш белән сөендергәннәр быел.
ЧЫБЫКЧАДАН ҮСӘ
Әлеге сорт виноградны Миннәхмәт абый Алабугадан алып кайтып утырткан булган. Көзен кисеп алган чыбыкчаны төреп җиргә күмеп калдырган да язын кояш төшә торган урынга 45 градус авышлыкта утыртып куйган. Ул вакытта тәҗрибәле виноград үстерүчедән ишеткән әлеге киңәшне үзе дә бик күпләргә өйрәткән. Иж-Бубыйда да, күп кенә шәһәр-авылларда да Миннәхмәт йөземнәрен үстерүчеләр күп хәзер.
– Виноградны көзен дә, язын да утыртырга ярый, диләр. Мин үзем яз көне утыртуны өстен күрәм, чөнки үсеп китәрме-юкмы – күзәтеп була. Әгәр беренче елны үсеп китә алмаса, борчылырга кирәкми, ул тамырга көч җыя. Гадәттә, утыртканның өченче елында җимешләре белән сөендерә башлый, – ди Миннәхмәт абый.
СУ КИРӘКМИ
– Виноград су яратмый, дип ишеткәнебез бар. Дөресме? – дип сорыйбыз тәҗрибәле бакчачыдан.
– Дөрес. Быелгы эссе коры җәйдә дә мин бер тапкыр да су сипмәдем аларга. Бары җимешләре карала башлагач кына тизрәк пешсен өчен төп саен икешәр чиләк су сибеп чыктым, – ди бакчачы.
ҮРЕНТЕЛӘРНЕ КИСӘБЕЗ
Виноград – 7-10 метрга кадәр үсә торган үсемлек. Әмма йөзем тәлгәшләрен өлгертү өчен ике метр куак җитә, диләр бакчачылар.
– Шуңа күрә җәй көне ян-якка үскән өстәмә үрентеләрне гел кисеп тору мөһим, – ди Миннәхмәт абый. – Кызганырга кирәкми, чөнки алар җимешләргә үсәргә мөмкинлек бирмиләр, көчсезләндерәләр.
Йөзем тизрәк өлгерсен өчен аларны кояш нурлары төшәрлек итеп ачарга кирәклеген дә истә тотарга кирәк. Болай эшләгәндә виноград тизрәк шикәр туплый башлый икән.
НИЧЕК САКЛАРГА
– Виноград куагын кышкы саклауга куярга, гадәттә, салкыннар башланганда, октябрь ахырында әзерлиләр. Башта артык ботакларын кисәм, аннан яңгыр үткәрми торган материал белән төрәм дә, өстенә шифер каплап куям, – ди бакчачы.
КАШТАН ДА, АБРИКОС ТА БАР
Лаеклы ялга чыкканнан соң Миннәхмәт абыйның иң яраткан шөгыльләренең берсе – ул бакча үстерү. Нинди генә җимеш агачлары һәм куаклары үсми аларда! Хәтта каштан чикләвеге белән абрикос та утыртып караган ул.
– Әле алары җимешләре белән сөендермәделәр. Җәмәгатем, балаларыбыз белән җимешләреннән авыз итәргә язсын дип телим, – ди 75 яшьлек бакчачы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев