Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Иж-Бәйки бакчачыларыннан файдалы киңәшләр

Иж-Бәйки авылында Хөрмәзия–Рәүф СИБГАТУЛЛИНнарда булып, бакчачыларның хәзерге көндә ниләр белән шөгыльләнүен күреп кайттык.

Бакча тормышы белән танышуыбыз ишегалдыннан ук башланды. Рәүфнең кышка каплап куйган бөрлегән һәм кура җиләге гибриды (ежемалина), миниатюр алмагач (колоновидная яблоня) өсләрен ачып йөрүе икән. Көз ахырында бәйләп куйган куакларның бауларын да чишә башлаган. Ул агач-куакларның питомникта үстерелгәннәрен генә утыртулары турында да сөйләде. Сырганак (облепиха), зелпе (жимолость), виноград, айва, күгән (тёрн), ирга, крыжовник, чия, кызыл һәм кара карлыган, дүләнә (боярышник) – барысын да питомниктан алып кайтканнар. Түбәдән аккан суларны җыю өчен җайланма көйләгән. Оста бакчачы үсентеләргә, гөлләргә, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә фәкать кар яки яңгыр сулары җыеп сибүләре турында да әйтте.

Булдыклы хуҗа теплицаларны да үзе ясаган. Як-яклардан да үтәли җил йөрсен өчен форточкалар да куйган. Артык дым яратмаганга, помидорны аерым теплицага утырталар икән. Ә дым яратучан борыч, баклажан, кыяр башка теплицаларда үсә. Кишер, чөгендер, суган, әче торма, шалкан, кәбестә кебек яшелчәләр – түтәлдә.

Өйдә Хөрмәзия үсентеләрне тукландырып йөри иде. Февраль урталарында көздән үк әзерләп куелган туфракка утыртылган помидор, борыч, баклажан үсентеләре шактый булып күтәрелгән инде.

– Борыч белән баклажан икенче җиргә күчергәнне яратмаганга, аларны башта ук сирәк итеп кечкенә стаканнарга утыртам. Ә менә помидор үсентеләрен утыртып өч атна чамасы үтеп өченче яфракка киткәч күчерәм. Иң башта барлыкка килгән ике ялган яфракны исәпләмим, – ди уңган бакчачы.

Чәчәк орлыкларын да март башында чәчкән хуҗабикә. Берьеллык дәлия, молочайлары үсеп килә. Апрель башында бәрхәт чәчәк, төрле сорт кашкарыйлар, апрель ахырында ипомея кебекләрне утырта.

Кыяр өчен кечкенә стаканнары да әзер хуҗабикәнең. Кыярны ул апрель башында шул стаканнарга утырта. Алар үскәч теплицага, анда да һәр үсентене аерым чиләккә күчерә икән.

– Төпсез чиләкнең яртысына башта тирес, аннары туфрак салабыз. “Чиләккә урырткач, өстен каплау да уңайлы. Кешенең кыяры чәчәк атканда, без ашыйбыз инде”, диләр Сибгатуллиннар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев