Каралган бәрәңгене нишләтергә?
“Йолкып ташларга ашыкмагыз”, – дип киңәш бирә ТР буенча Россельхозүзәк учреждениесе филиалының район бүлекчәсе начальнигы Рамил Рәхмәтуллин
Бәйрәм ялы көннәрендә төнлә салкын булып, күп кенә хуҗалыклардагы бәрәңге сабакларын, башка төр яшелчәләрне кырау сукты.
“Каралган, зәгыйфьләнгән үсемлекләрне нишләтергә икән?” дип, күпләр аптырашта бүген. Кемдер икенче көнне үк өшегән бәрәңге сабакларын йолкып та аткан.
“Йолкып ташларга ашыкмагыз”, – дип киңәш бирә ТР буенча Россельхозүзәк учреждениесе филиалының район бүлекчәсе начальнигы Рамил Рәхмәтуллин.
– Иң элек бәрәңгенең төбен өегез. Бу яңа шытымнарга тизрәк үсеп китү өчен кирәк. Әгәр туфрак коры икән, күп итеп су сибегез. Зыян килгән сабаклар тирәли мульча, әйтик, салам җәяргә мөмкин. Бу җылылыкны һәм дымны сакларга мөмкинлек бирәчәк. Кырау төшеп 5-7 көн узганнан соң фосфорлы-калийлы ашлама белән тукландыру мөһим.
Әгәр дә бәрәңге бүлбесендә күзләр һәм яңа үсентеләр булмаса, аны яңадан утыртырга һәм яхшылап су сибеп торырга кирәк.
Помидорларның да төбен өеп, үсемлекне казыкка бәйләп куегыз. Ян-яктагы үрентеләрнең үсеп китәчәгенә ышаныч бар. Шулай ук фосфорлы-калийлы ашлама белән тукландырыгыз, – ди Рамил Илдус улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев