Үсентене ничек чыныктырырга (бакчачыга киңәшләр)
Үсентеләрне чирдән ничек сакларга
Барыбызны да куандырып, март кояшы елмая. Тәрәзә төпләрендәге яшь үсентеләр, шифалы нурларда коенгач, күзгә күренеп матурлана.
Учарлы тамырлы, юан сабаклы, нык бәдәнле сау-сәламәт рассададан гына мул уңыш үстереп алуыбыз бәхәссез. Моның өчен уңай шартлар булдыру җиңел булмаса да, тырышлык бушка китми. Беренче чиратта, орлыкларны зарарсызландырып, эреләрен, тукларын гына сайлап алып, биостимуляторда тукландырып, бүрттереп, “борынлатып”, чыныктырып чәчү отышлы. Бу гамәлебез тигез һәм тиз тишелешне тәэмин итә.
Чәчүлек өчен туфрак составы, яшелчә культураларының төренә карап, һәркайсының агротехник таләпләргә ярашлы итеп әзерләнә. Субстратның һава һәм су үткәрерлек көпшәк, туклыклы, дымлы булуы зарури. Тәҗрибәсез бакчачылар: “Орлыкларны ничә сантиметр тирәнлеккә күмдерим?” – дип баш вата. Орлыкның диаметрыннан өч мәртәбә зуррак тирәнлеккә чәчү отышлы. Бик вак орлыкларны туфракның өстенә генә сибеп җибәрәбез. Яктылык төшмәсә, тишелеп чыкмыйлар.
Томат, борыч, баклажан, порей суганы һәм башка культураларны чәчкәч, өсләренә пленка ябып, савытларын җылы урынга куябыз. Сураймасыннар өчен, беренче шытымнар күренүгә, савытларын салкынча тәрәзә төбенә куеп, кимендә 5-6 көн тотабыз. Бу вакыт эчендә нәни үсемлекләр тишелеп чыгып бетә, иң мөһиме – тамырлары ярала, үсә.
Үренте нык, сау-сәламәт булып үссен өчен, аңа кимендә 22..23 градус җылылык, 14-16 сәгать яктылык, тамырларына дым һәм туклыклы матдәләр кирәк. Иртә язда иртә-кич өчәр-дүртәр сәгать дәвамында нәни үсемлекләрне фитолампа астында тотабыз. Үсемлекләр тишелгән мәлдә тәүлек буе, болытлы көннәрдә көнозын яктыртабыз. Шәһәр фатирларында ягу-җылыту сезонында һава кирәгеннән артык коры, кызу була. Әгәр һава дымландыргыч җайланмагыз булмаса, үрентеләргә, бүлмә гөлләре өстенә пульверизатордан җылы су бөркергә туры килә.
Рассаданы сугаруның үз тәртибе бер. Тәрәзә төбендәге борычларның туфрагы кибеп китеп, бер генә тәүлек дымга сусасалар да, уңышка зур зыян киләчәк, чөнки җәен атачак чәчәк бөреләренең яралгыларына нигез хәзер салына. Борычларның туфрак өслеген даими чылатып торсак, томатларга, баклажаннарга җылы суны атнага бер мәртәбә, тамырлары чыланырлык итеп сибәргә кирәк.
Су сипкәч, саклык белән төпләрен йомшартып, савыт өслегенә коры туфрак яки ком, торфлы катнашма сибеп җибәрәбез. Шул рәвешчә үсентеләрне караяк чиреннән саклыйбыз.
Бакчачылар яшь рассаданы тукландырыргамы, юкмы дип тә аптырый. Субстраты уңдырышлы туфракка черемә, торф, фосфор, көл, микроэлементлар катнаштырып әзерләнгән булса, түтәлгә күчергәнче ашламаска була, билгеле. Нәни үсентеләр, төрле сәбәпләр аркасында (дым, җылылык, яктылык җитмәгәнгә күрә) туфрактагы файдалы матдәләрне үзләштерә алмаска мөмкин.
Шәхсән үзем, аларга ярдәм итү өчен, төрле ысулларны кулланып караганым бар. Томатларны аерым савытларга берәмләп күчереп утырткач, атна-ун көннән соң, рассада өчен махсуслашкан Агрикола-вегетта препараты сибә идем. Соңгы елларда чүпрә әчеткесен су белән сыеклап сибүнең отышлы икәнлеген күрдем. 3%лы водород перекисен, нашатырь спирты төнәтмәсен 1:10 нисбәтендә җылы су белән сыеклап сибәргә ярый. 1 литр җылы суга 1 калак бал, 1 литр эремчек суына 1 кашык каймак салып болгатып, һәркайсын аерым пыяла банкада дүртәр көн ачыткач, үзара катнаштырдым. Ике атна караңгы урында тотып, үзем ясаган Бессараб эремәсенең рассадага файдасы бик зур икәнлегенә инандым. Узган елда рассадым нык булды, бер генә үсемлегем дә чирләмәде, уңышы мулдан иде. Тәрәзә төбендәге үсемлекләр кирәгеннән артык сузая башласа, Атлет препараты сибәргә киңәш итәләр. Тамырлар үсешен көчәйтә, сабаклар, яфраклар үсешен тоткарлый икән ул. Суны азрак сибү, салкынчарак урынга куеп тору, орлык ярылы иң астагы яфракларын өзү алымнары да үсешне тоткарлый.
Үсемлекләрне тукландырганда, органик һәм минераль ашламаларны чиратлаштырып, кимендә ике атна интервал белән, бары тик дымлы туфракка, сабакларына, яфракларына тидермичә сибәргә кирәк. Пикировка ясауның үз серләре бар. Борыч, баклажан, кыяр, кабак, карбыз, кавын, кабакчык кебек нәзберек культуралар тамырларына кагылганны, шуларга сырышкан туфрагын кузгатканны өнәми. Шунлыктан аларның орлыкларын аерым савытларга чәчеп, рассадаларын түтәлгә “перевалка” алымы белән күчерәбез. Ике чын яфрагы үсеп чыккан томат рассадасын, зур лотоктан төбе тишек стаканнарга берәмләп күчергәндә, үзәк тамыр очын махсус өзеп кыскартабыз. Зуррак савытка күчергән саен, тамырлары учарлана, үсенте ныгый бара.
Рассаданы бик иртә чәчү уңышны арттырмый. Быелгы Ай календаре буенча, соң өлгерешле томатларны 6-8, 11-13 мартта, уртача өлгерешлеләрен – 20-22, иртә өлгерешлеләрен - 30-31 мартта чәчү отышлы.
Үрентене бакчага алып барганчы, ике атна дәвамында чыныктырам. Әүвәлеге мәлдә форточканы ачып торып, саф һава кертәм. Аннан соң балконга алып чыгып куеп, вакытын арттыра барып, бүлмә температурасыннан түбәнрәк шартларда тотам. Бакчага алып килгәч, түтәлгә утыртканчы, рассадамны теплица эченә куеп торам. Берничә көн дәвамында якты кояш нурларына, төнге салкынча һавага ияләштерәм.
Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев