“Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясе баш мөхәррире «Минем Герой – минем гаиләм» акциясендә катнаша
«Минем бабам Искәндәр Газакаев фронтка сугышның беренче көннәреннән үк диярлек алына..»
“Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясе баш мөхәррире Дания Абзалиева «Минем Герой – минем гаиләм» акциясенә кушылды.
«Минем бабам Искәндәр Газакаев фронтка сугышның беренче көннәреннән үк диярлек алына. Аңа ул чакта 27 яшь була. Архив документларыннан күренгәнчә, 1943 елда кызылармияче, укчы полк саперы Искәндәр Зәйнетдин улы II дәрәҗә
Бөек Ватан сугышы орденына лаек була.
1944 елда җиңелчә яраланып госпитальдә дәваланып чыга. Шул ук елны күрсәткән сугышчан батырлыклары өчен аңа Кызыл Йолдыз ордены тапшырыла. Бу вакытка ул сержант званиесендә һәм укчылар полкы саперлар взводының бүлекчә командиры була.
1945 елның октябрендә туган якларына исән-имин әйләнеп кайта ул. Мин батыр бабам белән горурланам.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев