Гөлчәчәк Нигъмәтуллина «Минем Герой – минем гаиләм» акциясенә кушылды
Галимов Латыйп 1921 елның Теләче районы Баландыш авылында туган
Әгерҗе районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Наз» социаль приюты директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина «Минем Герой – минем гаиләм» акциясенә кушылды.
«Галимов Латыйп Галимович 1921 елның 1.12 дә Теләче районы Баландыш авылында туган. 1930 нчы елда колхозга языла. 1937 елда 7 класс бетерә. 1941нче елда армиягә алына. Анда Бердичев шәһәрендә 280нче артиллерия полкында хезмәт итә.
Аларны 1941нче елда чик буена алып китәләр. Июльнең 22ендә сугышка керә. 2нче Украина Фронтында Харьков, Полтава һәм тагы берничә шәһәрне азат итәләр.
1941нче елда дошман позициясенә һөжүм иткәндә аягы яралана. 1943нче елда кулы яралана.
Румыниядә Безьево, Херлово шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Көнчыгыш Пруссиядә ул оперативный группада хезмәт итә.
Жиңү көнен Көнчыгыш Пруссиядә каршылый.
1946нчы елда туган авылына кайта. Авылның иң матур кызы Фәйрүзәгә өйләнә. 1955 елда. Казан а/хуҗалыгы институтын тәмамлап, башта авыл Советы председателе булып, аннары гомер буе туган авылы Баландышта агроном булып эшли. 1981 елның 13 апрелендә каты авырудан үлә.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев