Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Район башлыгы Ленар Нургаянов әгерҗелеләрне Җиңү бәйрәме белән котлады

Район башлыгы Ленар НУРГАЯНОВның бәйрәм котлавы

«Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, яу кырында һәлак булганнарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш елы балалары һәм районыбыз халкы! Сезне Бөек Җиңү көне белән ихластан котлыйм!

9 Май – Ватаныбыз тарихында әһәмиятен бәяләп бетереп булмый торган гаять зур һәм изге бәйрәм. Еллар уза, чорлар алмашына, әмма шуңа карамастан без

Бөек Җиңүнең зур корбаннар бәрабәренә яулап алынуын бервакытта да онытмаячакбыз. Җиңүчеләр буыны безнең өчен кыюлык һәм каһарманлык, бердәмлек һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып тора.

Дәһшәтле сугыш елларында тылда барлык тормыш йөген, авыр хезмәтне үз җилкәләрендә тарткан, фашизмның җиңеләчәгенә өметләрен югалтмыйча, җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән райондашларга да тирән рәхмәтемне белдерәм. Адым саен сагалаган үлем, ачлык-ялангачлык, җимереклекләр, күз яшьләре ¬– барысы да сезнең буын кичергән аяусыз чынбарлык. 

Бүген илебез катлаулы чор кичерә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар ата-бабаларыбызның лаеклы дәвамчылары булып торалар. 

Барыгызга да сәламәтлек, шатлык, бәхет һәм тыныч көннәр телибез. Дөньялар имин булсын, якын кешеләрегезнең кайгыртуын тоеп, исәнлектә-иминлектә яшәргә язсын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев