17 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татарстанның биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк
2017 елда республикада 48 мең 596 бала туган (Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Татарстанның биш районында туучылар саны, үлүчеләргә караганда күбрәк. Узган ел республикада 48 мең 596 бала тууы теркәлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева идарә тармагының киңәйтелгән утырышы вакытында әйтте. "Муниципаль берәмлекләрдә...
-
Девәтернәлеләр кышны күңелле уздыралар
Девәтернә авылының олысы-кечесе кышның һәр көнен файдалы да, кызыклы да итеп уздырып калырга тырыша. Узган ел ачылган "Гаилә нык булса, Ватан да көчле була" ял паркында моның өчен төрледән-төрле чаралар уза, бала-чага рәхәтләнеп күңел ача биредә. Яңа ел алдыннан кардан өч метр биеклектә 2018 ел символы булган Эт формасында тау...
-
Әгерҗедә яшәүче Шевяковлар йортында хаски токымлы биш эт яши
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтында җиңү яулаган Екатерина-Сергей ШЕВЯКОВлар тормышларын дүртаяклы дусларыннан башка күз алдына да китермиләр. Алар йортында биш хаски яши. Болар - Лиса, Арчи, Ясмина, Блумми, Буря. - Шуларның өчесеннән хуҗалары баш тарткан иде. Лиса кушаматлы этебез, элеккеге хуҗасыннан еш кына качып китеп, тавыклар буа торган була. Ә бездә...
-
Салагыш укучылары канатлы дусларга ярдәм итәләр
Быел кыш ачы җилләре, бик салкын көннәре белән куркытмаса да, канатлы дусларыбызга азык табу барыбер авыр. Безнең төбәктә кышлаучы кошларга ярдәм итү максатыннан Салагыш мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары укытучылары Диләрә Гафурова, Флүрә Нуриева җитәкчелегендә җимлекләр ясаганнар. Әлбәттә, бу эштә әти-әниләр дә олы терәк булганнар. Төрледән-төрле, бик матур эшләнгән җимлекләрне агачларга...
-
Игътибар: пенсионерларга биш мең бирелми
Татарстанда мошенникларның пенсионерларга төрле ысуллар белән хәбәрләр юллап, тиздән аларга Пенсия фонды аша биш мең сум акча түләнәчәк дип ышандырырга тырышу очраклары бар. Хатын-кыз тавышы белән әлеге түләүне алу өчен 20сенә кадәр гариза язарга кирәклеге дә әйтелә. ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсе тагын бер кат кисәтә: пенсионерларга биш мең сум...
-
Әгерҗе районында чүп җыю белән “Мехуборка“ компаниясе шөгыльләнә
1 январьдан Әгерҗедә дә, авылларда да каты көнкүреш калдыкларын җыю белән Чаллының "Мехуборка" компаниясе шөгыльләнә башлады. Сезне "Әгерҗе хәбәрләре"нең узган елның 6 декабрь санында әлеге компаниянең эшчәнлеге белән таныштырган идек инде. Анда "Мехуборка" компаниясе эшчеләренең чүпне кышын авылларда айга ике тапкыр, Әгерҗедә шәхси секторда билгеләнгән график буенча, шәһәрдә күпкатлы йортлар...