Очрашу (хикәя)
Телефон шалтыраган тавышка сискәнеп китте Лилия. Дөньясын онытып,китапка чумган иде ул. Ә телефон, җавап көтеп, шалтыравын дәвам итте. Теләсә-теләмәсә дә алырга туры килде.
-- Әйе, тыңлыйм.
--Кызый,мин әле бу, Гөлнур.
--Таныдым инде, таныдым.Син генә шулай матур итеп, кызый дип дәшәсең миңа.-Лилиянең кәефе күтәрелеп китте,ахирәте белән иркенләп сөйләшергә дип, җайлабрак утырды.Ләкин...