25 декабрь 2017 яңалыклары
-
Әгерҗедә яшәүче Мәгъзурә әби Идиятова туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Әгерҗедә гомер кичерүче биш вакыт намаз иясе Мәгъзурә әби ИДИЯТОВА туксан яшендә дә күзләре күрүенә, дини китаплар, "Әгерҗе хәбәрләре"н укый алуына, әле дә үз-үзен карый алуына сөенә. Олуг юбилее белән котларга килгән кунакларны да ул камырлы куллары белән каршы алды. Бәйрәм табынына пәрәмәчләр пешерергә әзерләнеп йөргән чагы иде аның. -...
-
Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов традицияләре дәвам итә
Узган ялларда Иж-Бубый мәктәбендә әлеге авылның атаклы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов истәлегенә беренче тапкыр теннис уйнаучылар арасында ярышлар узды. Анда Әгерҗе, Иж-Бубый, Сарсак-Омга, Казан, Ижаудан утыздан артык спорт сөюче катнашты. Теннисчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина сәламләделәр. Ярышларга әлеге авылда туып...
-
Әгерҗе чаңгычылары Ижауда Халыкара чаңгы марафонында катнашты
Ижауда Удмуртиядә туып-үскән, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы булган Галина Кулакова исемендәге беренче Халыкара чаңгы марафоны узды. Удмуртия башкаласына Татарстан, Башкортостаннан, Свердлау өлкәсеннән, Пермь краеннан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 8-70 яшьлек барлыгы 750 спорт сөюче килгән иде. Алар, яшь категорияләренә карап, 2 чакрымнан 50 чакрымга кадәр дистанцияне уздылар. Марафонда Удмуртиянең көчле чаңгычылары...
-
Укучыларның кышкы каникулы башланды
Бүгеннән укучыларның кышкы каникулы башланды. Ул ике атна дәвам итәчәк. Мәктәпләрдә укулар 9 январьда башлана.
-
Районыбыз укучылары Казанда төп Чыршы бәйрәмендә катнаша
Бүген Казанда төп Чыршы бәйрәме гөрләячәк. Анда төрле фестиваль-бәйгеләрдә, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаячак. Безнең районнан әлеге бәйрәмдә иң алдынгы һәм сәләтле 28 укучы катнаша.