26 декабрь 2017 яңалыклары
-
Якташыбыз – “Ел җитәкчесе“
ТР Премьер-министры Алексей Песошин "Корстон" күңел ачу комплексында "Ел җитәкчесе - 2017" республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләде. "Югары социаль җаваплылык өчен" номинациясендә бүләкләнүчеләр арасында Яңа Акхуҗада туып-үскән якташыбыз - "Татэнерго" җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев та бар. Аңа алтын күкрәк билгесе һәм Диплом тапшырылды.
-
Районыбызның иң яхшы белгечләре бүләкләнделәр
Узган атнада Казанның Игенчеләр сараенда "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәтчәннәре" республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбыз да бар. - Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы белгечләрне кызыксындыру максатыннан моннан берничә ел элек махсус бәйге уйлап табылган иде. Бүген без аның чираттагы җиңүчеләрен бүләклибез, - диде чарада катнашкан ТР премьер-министр урынбасары,...
-
Тирсә Мәдәният йорты мәйданчыгы кар сыннары белән бизәлде + ФОТО
Тирсә Мәдәният йорты каршындагы мәйдан узган ел да агачтан ясалган тау, чыршы, кар сыннары белән бизәлгән иде. Быел да әлеге мәйданчыкны матурлау өчен күп көч куела. Таудан инде рәхәтләнеп бала-чага шуа. Чыршыда җем-җем килеп утлар яна. Бу көннәрдә оешма-учреждение хезмәткәрләре кар сыннары ясау белән мәшгуль. Кыш бабай һәм Кар кызы...
-
Әгерҗе мәдрәсәсендә Баруди елын йомгаклауга багышланган дини бәйрәм узды
Рәбигыл ахир аеның беренче көнендә "Нур" мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында Мәүлид бәйрәме уздырылды. Узып баручы ел Баруди елы булганлыктан, Коръән уку белән башланган бу чарада район имам-мөхтәсибе хаҗи Габделкәрим хәзрәт вәгазеннән соң кардәшләребезгә Галимҗан Баруди (Галиев) турында фильм тәкъдим ителде. Тууына 160 ел тулган галим, педагог, дәреслекләр авторы, җәмәгать эшлеклесе...