31 март 2018 яңалыклары
-
Ул – ышанычлы дус та, тәҗрибәле укытучы да, хөрмәткә лаек авылдаш та, моңлы “сандугач“ та, уңган хуҗабикә дә
Тирсәдә яшәүче газиз кешебез Раушания НИЗАМБИЕВА исеме газета укучыларыбызга язмалары аша таныш булса, Тирсә халкы, укучылары, хезмәттәшләре арасында ул үз эшенә чын күңелдән бирелгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак хөрмәт яулады. Ә безнең өчен, әлбәттә, кадерле, назлы, сөекле әни ул.
-
1нче гимназиянең яшь инспекторлары республика бәйгесенә бара
“Куркынычсыз тәгәрмәч“ район бәйгесендә алты мәктәптән катнашкан командалар беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча биремнәрне үтәделәр, велосипедта фигуралы йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук Яшь инспекторлар хәрәкәте оешуга 45 ел тулуга багышланган иҗади бәйгедә сыналдылар.
-
Әгерҗе училищесы туксан еллык юбилеен бәйрәм итә
Март аенда безнең белем бирү учреждениесенә нигез салынуга (элекке 7нче Әгерҗе һөнәр училищесы, хәзерге Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче филиалы) 90 ел тулды.
-
Бердәм дәүләт имтиханын алдан тапшыру этабы дәвам итә
Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабы 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Иртәгә “Олимп“та йөзү буенча ярышлар уза
1 апрельдә 16 сәгатьтә “Олимп“ спорт комплексында савыктыру төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар арасында йөзү буенча ярышлар һәм гаилә эстафетасы уздырыла.
-
Бәйрәм табынына - тәбикмәк
Манный ярмасыннан гына (онсыз) әзерләнүче, бик тәмле, туклыклы тәбикмәк.
-
1 апрельдән социаль пенсия арта
1нче апрельдән социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак.