Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бәхет өчен күп кирәкме?

    Мөхтәрәм аксакал язучыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Габдулла ага Галиевның күптән түгел дөнья күргән "Йөрәк ярасы" китабын халыкка тәкъдим итү һәм аңа 85 яшь тулу уңаеннан Кырынды мәдәният йортында уздырылган кичәнең "Бәхет өчен күп кирәкме?" дип аталуы очраклы түгел. Кичә барышында һәркем бу сорауга җавап эзләгәндер һәм.... тапкандыр, мөгаен. Бу...

    Мөхтәрәм аксакал язучыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Габдулла ага Галиевның күптән түгел дөнья күргән "Йөрәк ярасы" китабын халыкка тәкъдим итү һәм аңа 85 яшь тулу уңаеннан Кырынды мәдәният йортында уздырылган кичәнең "Бәхет өчен күп кирәкме?" дип аталуы очраклы түгел. Кичә барышында һәркем бу сорауга җавап эзләгәндер һәм.... тапкандыр, мөгаен.
    Бу - безнең Габдулла ага!

    Кичә Кырынды авыл китапханәсе тарафыннан эшләнеп, Татарстан балалар һәм яшүсмерләр китапханәсенең Рәхмәт хатына лаек булган "Сугыш чоры балалары" дип исемләнгән презентацияне караудан башланды. Бу мизгелләрдә җиде китап авторы Габдулла аганың сугыш чоры хакындагы әсәрләре бер-бер артлы күз алдыннан үтте. Күптән түгел "табадан төшкән" "Йөрәк ярасы" китабындагы "Яшьлек кайтавазы" повестенда, "Атлар да елыйлар икән", "Кәчтүм" кебек хикәяләрендә сугыш урлаган рәхимсез балачак, ятимлек, юклык, аянычлы язмышлар турында бәян итә автор. Китапның исеме дә нәкъ менә шушы әсәрләргә таянып бирелгәндер. Чөнки сугыш чоры салган яраларны еллар да дәвалый да алмый шул. Аларны укыганда йөрәктән кан тама...
    Ә менә "Россия" телеканалының Габдулла ага турында төшерелгән сюжетын экраннан караганда, күңелдә соклану белән бергә горурлану хисләре дә туды. Сюжет герое - Россиянең иң өлкән студенты - әллә кайда түгел, нәкъ менә гап-гади Кырынды авылында яши һәм ул безнең Габдулла ага бит! Инде тугызынчы дистәсен ваклаучы аксакалның быел Алабуга дәүләт университетын читтән торып тәмамлавына ничек гаҗәпләнмисең һәм тугызынчы дистәсен ваклаучы тырыш, үҗәт студентны башкаларга ничек үрнәк итеп куймыйсың инде?! Аллаһ насыйп итеп, Габдулла аганың кулына Диплом алган көнне дә бергәләп бәйрәм итәргә язсын иде.
    Котлау-тәбрикләүләр...
    Бу көнне Габдулла аганы котларга аның үзен, иҗатын хөрмәт иткән бик күп райондашларыбыз, якыннары килгән иде. Алар тарафыннан әйтелгән иң җылы сүзләр, изге теләкләр бәйләме генә дә кичәнең героен тулысы белән күз алдына китерергә ярдәм итте. Чын йөрәктән җиткерелгән теләкләрнең кайберләрен генә булса да сез дә күңелегез аша үткәрегез әле, хөрмәтле газета укучыларыбыз.
    Ришат Нурисламов, район башлыгы урынбасары: "Габдулла абый белән сөйләшкәндә, андагы искиткеч сабырлык, гадилек үзеңә дә күчә. Ирексездән, тормышка икенче күзлектән карый башлыйсың, яшәү мәгънәсе турында уйланасың". Илназ Закиров, Кырынды авыл җирлеге башлыгы: "Бүгенге бәйрәм - Габдулла абыйның бәйрәме генә түгел, бөтен авылдашларыбызның бәйрәме. Чөнки Габдулла аганы Кырындыда хөрмәт итмәгән, аңа охшарга тырышмаган бер генә кеше дә юктыр". "Күңел чишмәләре" район берләшмәсе каләм ияләре: "Сез олпат язучы булсагыз да, кече күңелле, эчкерсез һәм бик гади. Сез һәр кешене хөрмәт итә беләсез. Шуңа олысы-кечесе Сезгә тартыла". Әһли Фәйзуллин, "Кичкетаң" заказнигы җитәкчесе: "Шушындый матур табигать кочагында дөньяга килгән Габдулла аганың һәркем күңеленә үтеп керердәй әсәрләр иҗат итүе гаҗәп түгел. Аның әсәрләренең теле табигать сыман бай һәм матур". Кырынды башлангыч мәктәбе коллективы: "Халык күңелен яулау - авыр эш. Куркытып та, көчләп тә үзеңне яраттырып булмый. Ә менә Габдулла абый изге гамәлләре аша моңа ирешә алды. Ул безнең күңелләргә кереп кенә урнашмады, инде тамыр җәйде. Әгәр берәү "Авыл табибы нинди булырга тиеш?" дип сораса, "Габдулла ага кебек", "Ә язучы нинди булырга тиеш?" дип сораса, "Безнең Габдулла абый кебек" дип җавап бирер идек". Медицина хезмәткәрләре: "Коллективыбыздан киткәнегезгә күп еллар узса да, без һаман бергә. Сез безне авыруларның тәнен генә түгел, җанын да дәвалау серләренә төшендердегез сез". Кырындының "Илһам" әдәби түгәрәге иҗатчылары: "Авылыбызның нуры Сез. Шушы нур безгә яшәү көче бирә, иҗат итәргә этәрә. Без Сезне бервакытта да ташламабыз. Сез генә безне ташлый күрмәгез". Габдулла аганың балалары: "Дөньяда синең кебек әти башка юктыр ул. Безне тәрбияләүгә зур көч куйган әтиебез гомере буе сөекле әниебезгә дә ышанычлы терәк булды. Әниебезне авыру аяктан еккач, шактый өлкән яшьтә булса да, һич тә авырсынмыйча аны сабый баладай тәрбияләде. Барысы өчен дә зур рәхмәт әйтеп, бүген синең алда баш иябез. Әтиебез исән булганда, без ятим түгел. Берүк шушы бәхетебездән әле озак еллар аермасын иде әле Ходай"...
    "Сөмбелә" балалар бакчасы нәниләре һәм Кырынды башлангыч мәктәбе укучылары исә матур биюләрен бүләк итеп сөендерделәр Габдулла бабайларын. Мәңге үлмәс Әлмәндәр карт кебек сабыйларча сөенеп, ихлас күңелдән алкышлады аларның чыгышларын хөрмәтле аксакал.
    Һәр әсәре - үзе бер сабак
    Кичәнең икенче өлешендә тамашачыларга Габдулла аганың иҗат җимешләре тәкъдим ителде. Аның шигырьләрен, җырларын, әсәрләреннән өзекләрне Кырынды китапханәсе каршында эшләп килүче "Бәллүр каләм" һәм "Илһам" иҗат түгәрәкләре әгъзаләре башкарды. Бөек Ватан сугышы еллерында тылдагы авыр хезмәтне чагылдырган "Үкенеч" исемле автобиографик өзекне һәм "Кәчтүм" хикәясендә Габдулла абыйның яшь чактагы студент чорларын сурәтләгән өзекләрне караганда, тамашачы белән бергә Габдулла абый үзе дә сабыр гына елады. Ә менә "Духтыр Хәерниса" юморескасы тамашачыларны ихластан елмаерга мәҗбүр итте. Әйе, Габдулла абыйның бер генә әсәрен дә битараф кына тыңлап та, карап та, укып та булмый. Чөнки аларның һәркайсында чынбарлыктан, көндәлек тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләр, вакыйгалар сурәтләнә. Аларның геройлары да - күп очракта гади авыл кешеләре. Менә шул гадилеге белән күңелне яулый да инде бу әсәрләр....
    Яшисе килә...
    Кичә ахырына һәр тамашачы "Бәхет өчен күп кирәкме?" дигән сорауга җавап тапкандыр. Бәхетле булу өчен мәрхәмәтлелек, гадилек, тырышлык, сабырлык, ихтыяр көче, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатларга ия булу да җитә икән бит. Габдулла абыйда бу сыйфатларның барысы да чагылыш тапкан. Нәкъ шул сыйфатлар аны чиксез бәхетле дә, башкаларга кирәкле дә итә.
    "Бүгенге кичә миңа тагын берничә елларга җитәрлек яшәү дәрте өстәде. Мине шулай зурлаганыгыз өчен зур рәхмәт", - дигән сүзләр белән Габдулла абый бәйрәмне оештыручыларга, кунакларга олы рәхмәтен җиткерде. Аксакалның: "Киләчәктә дә шулай бергә яшик. Яшисе килә әле", - дигән теләкләрен тамашачылар аягурә басып алкышлады. Бу минутларда һәркем эченнән генә "Амин, шулай булсын, Аллаһы Тәгалә Габдула абыйга исәнлек-саулык биреп, киләчәктә дә яңа әсәрләрен укып кинәнергә язсын" дип тә теләгәндер.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: