Иҗат итәр өчен дәрман бар
Сәнгать мәктәбендә узган шигъри җанлы Рушания БАЙТИМЕРОВАның "Гомер көземдә - язым" исемле тәүге китабын тәкъдим итү кичәсенә килүчеләр авторны чәчәкләргә күмделәр. Һәм бу гаҗәп тә түгел: Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач юллама буенча Әгерҗегә килгән Рушания ханым 30 елга якын гомерен үзәк китапханәдә эшләүгә багышлады. 90нчы елларда биредә "Күңел...
Сәнгать мәктәбендә узган шигъри җанлы Рушания БАЙТИМЕРОВАның "Гомер көземдә - язым" исемле тәүге китабын тәкъдим итү кичәсенә килүчеләр авторны чәчәкләргә күмделәр.
Һәм бу гаҗәп тә түгел: Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач юллама буенча Әгерҗегә килгән Рушания ханым 30 елга якын гомерен үзәк китапханәдә эшләүгә багышлады. 90нчы елларда биредә "Күңел чишмәләре" исемле әдәби-иҗат берләшмәсе оешкач, аның җитәкчесе итеп сайланган Рушания Вәли кызы районыбызда каләм тибрәтүчеләрне бергә җыйды. Аның тырышлыгы белән 1998 елда 23 авторның иҗат җимешләре тупланган "Күңел чишмәләре" исемле китап дөнья күрде. "Берләшмә утырышларына эштән соң ерак араларны якын итеп ашкынып килә идек. Рушания иҗат кешеләрен бер җепкә тезеп, мәдәни чараларда катнашуны оештырды. Ул елларда Әгерҗегә дә язучылар еш киләләр иде, үзебез дә Чаллыга Якташлар очрашуына, Ижау каласында, авылларда узучы иҗат кичәләренә бик еш чыгыш ясарга йөрдек. Бердәм, тату коллектив туплый алды, безне иҗатка илһамландырып торды ул", - диде каләмдәш дусты Асия Корбангалиева. "Ә без, укытучыларга, Рушания ханымның китапханәче буларак ярдәме күп тиде. Һәрвакыт татар теле һәм әдәбияты укытучыларының уң кулы булды ул. Җырлы Актанышта тусаң да син безнең Әгерҗедә балкыдың дип сөенеп әйтә алам синең турында", - диде Исәнбайдан Гүзәлия Исмәгыйлева.
Рушания ханым китапханәче булып эшләгәндә районда бик күп иҗат кичәләрен алып барды, шәһәрдәшләребезне китапханәгә тарту өчен файдалы, кызыклы алымнар кулланды, китап укучылар, сәнгать яратучылар, каләм тибрәтүчеләр белән төрле чаралар уздырды. Биредә пенсионерлар өчен "Тынгысыз йөрәкләр" клубы оештырып, өлкәннәрнең соры көннәрен ямьләндерде. "Мәрҗән" ансамбле белән дә күпме кичәләр уздырды ул. Бу көнне кичәгә Рушания ханымны хөрмәт итеп килгән пенсионер апалар да "Тынгысыз йөрәкләр" клубын яңартасы иде дигән теләкләрен җиткерделәр.
Бергә күп еллар китапханә "казанында" кайнаган, хәзер дә бергә хакимияттә эшләүче район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова да китап авторына иң җылы котлау сүзләрен әйтте. "Китапханәдә эшләгәндә Рушания Вәлиевна уздырган кичәләрнең тирән мәгънәгә ия булуына, өлкәннәрне дә дәртләндереп эшли белүенә соклана идек. Тәүге китабы табадан төшеп безнең кулга эләккәч, аның белән бергә сөендек. Беренчесе, әмма соңгысы булмасын. Тагын яңа китапларыгыз белән иҗатыгызны яратучыларны куандырырга язсын" - диде Резидә Әмировна. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та якташына иң матур теләкләрен җиткерде. Озак еллар мәдәният бүлеген җитәкләгән Фаиз Мусин да: "Китап көн саен киштәгә менми ул. Ул зур юллар узып "дөньяга килә". Рушания ханым шигырьләрен туплап китап чыгарган икән, без моңа шатланабыз. Мәдәният өлкәсендә эшләгән вакытта иҗатка гашыйк кешеләр урап алды мине. Наил ага Нәбиуллин, тиздән чираттагы яңа китабы басылып чыгачак Әлфирә Низамова, Фәнис Арсланов, Гафият Нигъмәтуллин, Рәмзия Җиһангәрәева, Сәетҗан Хикмәтуллин, Фәнис Шаһабиев һәм, әлбәттә, Рушания Байтимерова белән рәхәтләнеп кулга-кул тотынып эшләдек, иҗат диңгезендә йөздек", - диде.
Наилә Харисова җитәкчелегендәге "Күңел чишмәләре" әдәби берләшмә әгъзаләре дә, аксакал язучыбыз Габдулла ага Галиев, "Яңарыш" газетасыннан Ринат Батталов, китапханә хезмәткәрләре каләмдәш дусларын тәүге китабы басылып чыгу белән котладылар. Рушания ханымны хөрмәт итеп килгән дуслары, күршеләре дә изге теләкләрен җиткерделәр. Кичәгә туган ягы Актаныш төбәгеннән дә авторның апасы Зәнифә, сеңлесе Ләйлә дә сәхнә түрендә туганнарына рәхмәтләрен, туган яктан, 88 яшьлек әниләреннән сәлам-котлаулар әйттеләр. "Туган җиреңдә бу кадәр үк кадерле булмас идең, сеңлем, Әгерҗе халкы сине бик хөрмәт итә икән", - диде Зәнифә апасы.
Сәхнә түрендә Рушания Байтимерова сүзләренә язылган җырлар яңгырады, район Мәдәният сараенда шөгыльләнүче кызлар матур биюләрен бүләк иттеләр. Алып баручылар Чулпан Нурмөхәммәтова, Фәридә Айдарова каләм остасының шигырьләрен яңгыраттылар.
Кичә, әнә шулай, бер мизгел кебек үтте дә китте. Китап "Гомер көземдә - язым" дип аталса да, гомер көзләренә бик иртә. Әле иҗатыгызның, гомерегезнең алтын уртасы гына. Янып, дәртләнеп иҗат итәргә язсын, Рушания ханым. Бу - дусларыгызның, шигърият сөючеләрнең уртак теләге.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев