Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белдерүләр

Иң якты йолдыз

«Фәнис Яруллин вафат...». Көтмәгәндә-уйламаганда телефоныма шундый СМС килде. Аңламыйм гына бит ни язылганын. Кат-кат укыйм, ә аңга барып җитә алмый... Ничек инде алай? Андый шәхесләр дә якты дөньядан китәмени?! Фәнис абый берничек тә үләргә тиеш түгел иде әле... Фәнис Яруллин иҗатына мин кечкенәдән үк гашыйк идем. Мәктәп елларында шигырьләрен, балалар...

«Фәнис Яруллин вафат...». Көтмәгәндә-уйламаганда телефоныма шундый СМС килде. Аңламыйм гына бит ни язылганын. Кат-кат укыйм, ә аңга барып җитә алмый... Ничек инде алай? Андый шәхесләр дә якты дөньядан китәмени?! Фәнис абый берничек тә үләргә тиеш түгел иде әле...
Фәнис Яруллин иҗатына мин кечкенәдән үк гашыйк идем. Мәктәп елларында шигырьләрен, балалар өчен язган әсәрләрен яратып укыдым. Үзе белән шәхсән танышу, аралашу турында хәтта хыялланмадым да. Ул минем өчен бик зур хөрмәтле, даһи шәхес иде!
Танышу
Әмма язмыш безне таныштырды. Ул көн әле дә күз алдымда тора. Район китапханәсендә эшләүче бертуган апам Фәнис Яруллин иҗатына багышлап район күләмендә семинар уздыру эшләре белән йөри иде. Фәнис абыйдан интервью алу өчен Чулпан апам Казанга килде. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындыралар димени? Апама ияреп, мин дә аларга бардым. Ишектән безне кечкенә генә буйлы, бик сөйкемле, ягымлы ханым каршы алды. Фотосурәтләрдән карап соклана идем мин Нурсөя апага. Аның батырлыгына таң кала идем. Матур итеп күрешеп-танышкач, без түрдәге бүлмәгә уздык. Караватта халкыбызның яраткан шагыйре Фәнис абый Яруллин ята иде: «О, нинди чибәр кызлар килгән безгә. Әйдәгез, түрдән узыгыз», - диде ул, елмаеп. Тавышы көр, кәефе күтәренке иде. Мин беркадәр вакыт бирегә эләгүемә ышанмыйча утырдым. Үзебез белән таныштыргач, Нурсөя апа тизрәк чәй өстәле әзерли башлады. Килгән кунакны чәй эчерми җибәрмиләр бу йорттан. Сөйләшүне чәй өстәле артында дәвам иттек. Фәнис абый тәрҗемәи хәле, иҗаты турында бик тулы һәм кызыклы итеп сөйләде, сорауларыбызга җавап бирде, шигырьләрен укыды. Мин аның һәр сүзен йотлыгып тыңладым.
Шактый озак утырдык без ул көнне аларда. Үзләре дә безнең язмыш белән кызыксындылар. Яшь кызларга тиз гашыйк була торган Фәнис абый кәрәзле телефонымның номерын алып калды. Бу, әлбәттә, минем өчен зур дәрәҗә булды. Алар белән аерылышкач та, бик озак вакыт Фәнис абыйны якыннан күрүемә ышана алмыйча йөрдем. Бер атна вакыт үтте микән, телефоным шалтырады. Трубканың теге ягында:
- Хәерле көн! Миңа кояш кебек балкып тора торган Динара исемле туташ кирәк иде. Бу бер карт гашыйк - Фәнис Яруллин, - диде. Мин бу шалтыратуны шаяру дип тә, чынбарлык дип тә аңларга белмәдем. Ничек Фәнис Яруллин тикле шәхес гади бер студент кызга шалтыратсын, ди? Без аның белән бик озак сөйләштек. Мин кунакка килергә сүз биреп саубуллаштык. Озак уйлап тормадым, икенче көнне үк Фәнис абыйларга киттем. Бу очрашуда да сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Күптәнге танышлар кебек рәхәтләнеп гәпләштек. Шул көннән башлап, мин һәр ял саен аларга барып йөри башладым. Нурсөя апа белән Фәнис абый минем өчен әби һәм бабам кебек якын кешеләргә әверелде.
Якын кешеләр
Без көннән-көн танылган шәхесләребез гаиләсе белән якынлаштык. Хәтта уртак кайгы-шатлыкларыбыз, сөенеч-көенечләребез, серләребез барлыкка килде. Әйтеп узганымча, Фәнис абый кызларга тиз гашыйк була. Бу - иҗат кешесенә хас әйбер. Моны, әлбәттә, шаяру буларак кабул итәргә кирәк. Сеңлем Равилә белән таныштыргач, Фәнис абыйның миңа карата "мәхәббәте сүнде". Шуннан башлап ул Равилә өчен бик күп шигырьләр иҗат итте. Көчек авылында безне тәрбияләп үстергән әнкәебезгә дә шигырьләр багышлады. Шул иҗат җимешләрен үз куллары белән язып, безгә томлыкларын бүләк итте. Әле көз айларында гына дөнья күргән соңгы китабында ул шигырьләр бер туплам буларак урын алды. Безнең өчен моннан да кадерлерәк, кыйммәтрәк бүләк була алмый. Фәнис абыйның ярдәмен дә бик күп күрдек без. Без аңа һәм Нурсөя апага бик рәхмәтле. Моның шулай булуы белән горурланабыз да, чөнки гаиләдән аерылып читкә киткән балага игътибар да, наз да, якын кешеләр дә бик кирәк. Мин һәм сеңлем өчен алар зур таяныч булдылар. Авылга кайтмаган атналарда, бәйрәм көннәрендә без тизрәк Фәнис абыйлар йортына ашыга идек. Нурсөя апа әзерләгән тәм-томнар, Фәнис абыйның ягымлы карашы, назлы сүзләре безнең сагынуларны баса иде.
Иҗатташ дуслар
Мин педагогика университетының татар филологиясе факультетында укыдым. Әле Фәнис абый белән танышканчы ук һәр эшемне аның иҗатына багышлый идем. Үзе белән танышкач, аның иҗат үзенчәлекләрен тагын да якыннанрак өйрәнәсе килде. Чөнки Фәнис абый Яруллинның иҗаты - бик зур хәзинә.
Ул - халкыбызның яраткан шагыйре генә түгел, ә язучы, драматург, балалар язучысы да иде. Һәрвакыт көн кадагына кагылган проблемаларны күтәреп, аларны чишү юлларын бик дөрес һәм мәгънәле итеп күрсәтә белде. Аның әсәрләре җырлап укыла, җиңел аңлашыла. Әйтерсең лә, син - төп герой ролендә, бөтен хис-кичерешләр үзең аша үтә.
Балалар психологиясен яхшы аңлый иде язучы. Әкият-хикәяләрендә әдәп-әхлак, өлкәннәрне хөрмәт итү, яхшы уку тәрбиясен балалар теле белән аңлата. Гомумән, мәктәп темасы аның иҗатында бик зур урынны алып тора. Университта чыгарылыш эшен «Фәнис Яруллин драматургиясе» темасына багышладым. 13 пьесасы буенча язылган фәнни эш бик югары бәяләнде. Башкача булырга мөмкин дә түгел, чөнки бу өлкә беренче тапкыр тикшерелде бит. Бик күп яңалыклар, иҗатка хас үзенчәлекләр ачыкланды, пьеса әсәрләре җентекләп тикшерелде, персонажларга тулы анализ ясалды. Бу юлы да Фәнис абый үзенең файдалы киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Нинди бәхет бит: диплом эшеңне теманың хуҗасы үзе үк тикшерә.
Соңгы араларда без Фәнис абый белән иҗатташ дусларга да әверелдек. Мин аңа үз язмаларымны укый, уй-хыялларым белән уртаклаша идем. Ә Фәнис абый һәрвакыт мин сөйләгәннәрне бүлдермичә тыңлап, аннары үз фикерләрен җиткерә иде. Бүгенге әдәбият, мәдәният турында да бик рәхәтләнеп сөйләшә идек. Ул әйткән акыллы сүзләр мәңгегә хәтеремдә уелып калыр.
Күңелле мизгелләр
Фәнис абый белән булган һәр мизгел, һәр вакыйга, һәр очрашу безнең йөрәгебезнең иң түрендә сакланыр. Татар халкының бөек улы Фәнис Яруллинның моңлы тавышлы җырчы икәнен әле күпләр белмидер дә. Ул үзе: «Мин якын кешеләрем янында гына җырлыйм. Хәзер инде тавыш утырды», - дип әйтә иде дә моңлы итеп җырлап җибәрә иде. Бергәләп татар халык җырларын башкарган чаклар күп булды безнең.
Минем дус егетемне дә бик яратты ул. Шәһәр читендә урнашкан бакчага баргач та, кул эшләрен, балта эшләрен ничек эшләргә икәнен өйрәтеп тора иде. «Миңа кешеләрне бер күрү җитә, шунда ук кем икәннәрен, нинди максат белән йөргәннәрен аңлыйм. Андыйларны үземә бөтенләй якын китермим», - дия иде. Армия сафларында хезмәт иткән кешеләргә аеруча хөрмәт белән карады. Дустымны армиягә озаткач та, мине бик тиз юатты ул. Кызганыч, аларга яңадан очрашу гына насыйп булмады...
Һәрвакыт елмаеп торучы, тормышның ачы газапларына бирешмичә, сынауларны җиңеп, һаман башкаларга ярдәм итү уе белән янып яшәгән Фәнис абый яныннан без һәрвакыт күтәренке кәеф белән кайтып китә идек. 50 елдан артык гел урын өстендә ятса да, аның бер генә тапкыр да зарланганын, «ах-ух» килгәнен күргәнебез булмады. Киресенчә, без моң-зарларыбызны бушатып китә идек. Ә ул безне: «Менә сез килүгә тәмле бәлеш пешердем әле», - дип каршы ала иде. Әлбәттә, болар барысы да - Нурсөя апабыз хезмәте. Аның аркасында Фәнис абыйның шушы көнгә кадәр матур итеп яшәвен, халкына мәңге үлмәс иҗат бүләк итүен барыбыз да яхшы аңлый һәм аңа чиксез зур рәхмәт сүзләре җиткерә.
Мәңге үлмәс шәхес
Әйе, ул китте... мәңгелеккә китте... Бу сүзләргә ышану авыр. Безнең гаилә өчен дә зур кайгы булды бу. Тик нишлисең, Аллаһы Тәгаләдән узып булмый. Фәнис абый юк безнең арада... Әмма ул күктәге иң якты йолдыз булып балкый. Аның иҗаты мәңге яшәр! Без аны буыннан-буынга тапшырырбыз, сакларбыз. Язучылар берлеге рәисе Илфак абый Ибраһимов әйткәндәй: «Мин Фәнис Яруллинны Муса Җәлил белән тиңләр идем. Берсе сугыш елларында да сынмады-сыгылмады, икенчесе язмышның иң авыр сынауларына түзде», - диде. Дөрестән дә, Фәнис абыебызның батырлыгы турында онытырга хакыбыз юк!
Тыныч йоклагыз, Фәнис абый, урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын!
Динара Әхмәтова.
Көчек - Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев