Изгеләрдән изге бит ул – китап, китапханәче
Балалар китапханәсе... Сабый чакта әнисе белән бергә китапханәгә килгәнен, матур төсләргә бай иң мавыктыргыч китап алганын кайсы гына бала хәтерләми икән... Китапханәченең ягымлы тавышы, көләч йөзе дә хәтергә сеңеп кала. Менә шуннан соң үзең дә сизмәстән китапханә юлын таптый башлыйсың. Ә андагы могҗизалар дөньясы бик бай һәм кызыклы. Шәһәребездә балалар...
Балалар китапханәсе... Сабый чакта әнисе белән бергә китапханәгә килгәнен, матур төсләргә бай иң мавыктыргыч китап алганын кайсы гына бала хәтерләми икән... Китапханәченең ягымлы тавышы, көләч йөзе дә хәтергә сеңеп кала. Менә шуннан соң үзең дә сизмәстән китапханә юлын таптый башлыйсың. Ә андагы могҗизалар дөньясы бик бай һәм кызыклы.
Шәһәребездә балалар китапханәсе эшли башлауга - 65 ел. Әлеге бәйрәмне китапханә хезмәткәрләре, ветераннар, китап сөючеләр, китапханә каршында эшләүче түгәрәк әгъзалары белән бергәләп, "Авангард" Яшьләр үзәгендә зурлап билгеләп уздылар.
Тарих башыӘле өлкән буын хәтерлидер, балалар китапханәсе 1949 елда Нариманов урамында революциягә кадәр төзелгән агач бинада ачыла. Яшь белгеч Факия Вәлиева җитәкләгән бу китапханәдә 3056 данә китап була, 408 китап укучы теркәлә. Факия ханым белән бергә эшләгән Илсияр Хәсәнова сугыштан соңгы авыр елларда үз эшләренә бирелгән чын китапханәчеләр булалар. Китап алу, дәрескә әзерләнү, дуслар белән очрашу, түгәрәкләрдә шөгыльләнү, төрле конференцияләрдә катнашу урыны гына түгел, китапханә тере язучылар белән очрашу урынына да әйләнә. Язучылар Ләбибә Ихсанова, Геннадий Паушкин, Рөстәм Кутуй белән очрашулар нәни укучылар күңеленә гомерлеккә сеңеп кала. Факия ханымның хезмәт юлы шуның белән дә олы ихтирамга лаек, ул, иң беренче эзләнү эшләре алып барып, Әгерҗе тарихы турында материаллар туплый башлый.
Ә Равилә Адылова эшләгәндә китапханә К.Маркс урамына күчерелә. 1980 елда китап фонды 30 мең данә тәшкил итә, ә китап укучылар 3 меңгә җитә.
1987 елда балалар китапханәсенә эшкә килгән Лилия Акбашеваны шәһәребездә белмәгән бала юктыр. Берничә буын балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләгән, аларны хәзинәләр дөньясына тарту өчен төрле эш алымнары кулланган тәҗрибәле мөдир ул. Бүгенге балалар китапханәсе - мәгълүмати, белем бирүче, мәдәни һәм ял итү урыны да. Гагарин урамында урнашкан китапханәдә 20 мең китап исәпләнә, даими китап укучылар - 2 мең, шуның 1800е - 14 яшькә кадәргеләр. 20 төрдән артык газета-журнал яздырыла, бер елда китапханә балаларга 50 меңләп мәгълүмат, аудио һәм видео документлар бирә.
Китапханә яңа урынга күчәчәк
Лилия Акбашева җитәкчелегендә эшләүче хезмәткәрләр Әлфия Коробейникова, Резидә Закирова укучыларны китапханәгә җәлеп итү өчен нинди генә алымнар уйлап тапмыйлар. Биредә балалар һәм аларның әниләре, әбиләре өчен төрле түгәрәкләр эшли. "Тиль" әдәби, "Китап белән очрашу" клублары, "Төремкәй" курчак театры, "Элмәк арты элмәк" кул эшләре түгәрәгенә балалар да, өлкәннәр дә бик яратып йөриләр. "Китап укучыларның саны артуда бу түгәрәкләр бик ярдәм итә", - дип сөенәләр китапханәчеләр. Юбилей тантанасына килүчеләр дә иҗади карашлы, оста, заман белән бергә атлаучы китапханәчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. Кул эшләре түгәрәгенә улы белән йөрүче Светлана Панкова:
- Без биредә кул эшләренә генә өйрәнеп калмыйбыз, яңа китаплар белән дә танышабыз, аш-су әзерләү рецептлары белән дә бүлешәбез, җирле язучыларның иҗатларын да өйрәнәбез. Кайвакыт китапханәдән кайтасы да килми. Монда өйдәге кебек җылы атмосфера. Биредә улыма да, үземә дә бик ошый, - диде.
Нина ханым Шматова да китапханә юлын моннан өч ел элек оныгы 1 сыйныфка укырга кергәч таптый башлый.
- Хәзер инде икенче оныгым укырга керде. Алар китапханәдә уздырылучы бәйрәмнәрне көтеп алалар. Биредә эшләүче хезмәткәрләрнең бай фантазиясенә үзем дә шаккатам, - диде ул.
Балалар китапханәсен шушы көннәрдә тагын бер яңалык көтә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова бәйрәм тантанасында китапханәнең тиздән "Төзүче" тулай торагына - элекке "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә күчерәчәкләрен әйтеп сөендерде. Биредә балалар белән иркенләп шөгыльләнү, бәйрәмнәр уздыру өчен урын җитәрлек булачак. Шушы көннәрдә төзүчеләр ремонт эшенә керешечәкләр.
Бәйрәмгә килгән ветераннар, китап укучылар авыллардагы китапханәчеләрнең, Фәнис Арсланов, Ләйсән Тимуршина җырларын тыңлап хозурландылар, "We Dance" бию коллективының чыгышларын карадылар. Бәйрәм күңелле һәм бик матур булды. Шушы кичәне оештыруга ярдәм күрсәткән "Водоканал" ширкәте җитәкчесе Илдус Шәймөхәммәтов, энергетиклар Айрат Гыйльманов, Илфат Ямалиев, "Агро-Кама" ширкәте директоры Илгиз Салихов, эшмәкәр Рушания Масловага тирән рәхмәтләрен җиткерделәр китапханәчеләр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев