Хикәя: Каргыш
Шушы көннәрдә Кырындыда яшәп иҗат иткән хөрмәтле аксакал язучыбыз Габдулла ага ГАЛИЕВның вафатына ике ел була. Гомере буе тыйнак, зирәк фикерле, бай тормыш, хезмәт һәм иҗат тәҗрибәсен уртаклашып яшәгән, бик күпләргә оста һәм остаз булган Габдулла ага – безнең күңелләрдә. Олпат язучыны искә алып, аның соңгы басылган “Йөрәк ярасы“ китабыннан “КАРГЫШ“ хикәясен тәкъдим итәбез.
Каргыш
Йортка кереп сәлам биргәч, Вәлиәхмәт Харрас карт ята торган тимер караватка якынлашып:
- Мин килдем, – диде.
Карт башын тавыш килгән якка боргандай итте. Ябыгудан очлаеп калган ак сакаллы ияген кагып, аның сәламен алды. Тупыл яфрагы кебек саргаеп, җыерчыкланып кипкән йөзендә бер мизгелдә елмаюга охшаш нәрсә пәйда булды.
- Ходай саулыгыңны кире кайтарсын. Бәрәкәтле озын гомер бирсен сиңа, Харрас абзый.
- Озын гомер дисеңме, Вәлиәхмәт энем? Юк, кирәкми инде ул миңа хәзер. – Харрас картның тавышы бик зәгыйфь, күреге тишелгән иске гармун кебек гыжылдап чыга иде. – Үләргә кирәк инде миңа. Газраил әллә кайда йөри бит. Тизрәк җанымны алмый, – диде ул ыңгырашып.
Харрас карт Вәлиәхмәтнең әтисе белән бертуган абзасы иде. Бүген ул кинәт кенә “әйтәсе сүзем бар“ дип, Вәлиәхмәтне янына чакрытып алды. Харрас карт дистә елдан артык инде урын өстендә ята. Башта кара су төшеп (глаукома) күзләре сукырайды. Аннан паралич сугып сулъяк кулы белән аягы йөрмәс булды. Хәзер инде аны карчыгы Миңлеҗамал карый. Үзе дә сигез дистәне тутырган карчыкка хәрәкәтсез яткан хастаны күтәреп, урын-җирен алыштыру бик кыен. Элегрәк күрше-күлән булыша иде. Хәзер алары да сирәк керәләр, дөнья мәшәкатьләреннән бушый алмыйлар. Балалары да әтиләрен оныттылар. Инде елдан артык кайтканнары юк.
Миңлеҗамал карчык та олыгайды, урын-җирне чистартырга көче җитми. Хаста картның асты юешләнеп бурсып ята. Ишекне ачып йортка кергәндә борынга тир катыш сидек исе бәрелә. Харрас карт барысын да күреп-аңлап ята. Тирән ачыну белән ялынып-ялварып Ходайдан үлем сорый. Әмма үлемне сорап кына алып булмый икән шул. Харрас карт Вәлиәхмәткә якынрак утырырга кушты. Аннары берничә тапкыр тамагын кыргалап алды. Сүзен ничек башларга белмичә газаплана иде булса кирәк.
- Вәлиәхмәт, – диде ул, ниһаять, – үләм инде мин... Яшьлегемдә кылган коточкыч гөнаһымны сиңа әйтмичә, үзем белән гүргә алып китә алмыйм. Сине шуңа чакырттым.
Харрас карт дулкынлана, тыны кысыла. Сүзләрен көч-хәл белән әйтә иде.
- Энем, син бүген миңа хөкемдар. Мине нишләтсәң дә – үз иркеңдә. Йөземә төкерсәң дә, буып үтерсәң дә – сүзем юк. Әмма ул җәза гына аз миңа.
Харрас карт кинәт кычкырып елап җибәрде. Бераздан үксү катыш тавыш белән иңрәп:
–Теге елны әтиең Гайнулла абзыйны төрмәгә утыртучы кеше... мин идем бит, – диде.
Йортта бермәлгә авыр тынлык урнашты. Харрас картның тамак төбе белән гыжылдап сулавы гына ишетелә иде. Вәлиәхмәтне, әйтерсең, ток сукты. Ул күңеленә тулган ачуын кая куярга белмичә калтыранды, аннан үзе дә сизмәстән тавышын күтәреп ачыргаланып әйтте:
- Син... син бит атам белән бер нәселдән... Ничек ул кабахәтлекне эшли алдың?.. Ничек?
- Эшләдем шул... Күпме үкенсәм дә, хәзер соң инде. Утыз алтынчы еллар. Без, комсомоллар, коммунистик идеаллар белән тәмам исергән идек. Мәчетләрне ябып клублар ясадык, кулакларны авылдан сөрдек. Мулла-мунтагайлардан көлеп кәнсиртләр куйдык. Мин чаярак идем, артыграк та кыландым. Синең атаң Гайнулла абзый минем алай йөрүемне ошатмады. Беркөнне үземне генә очратып нык кына тиргәп атты. Мин аны “контр“ дип атадым. Ул бу сүзне күтәрә алмады, яңагыма сугып җибәрде. Мин шул көннән аннан үч алырга ант иттем һәм җай чыкканын көтеп йөри башладым.
Районга барырга кирәк иде. Иртән абзарга ат җигәргә дип кереп барганда, атаң Гайнулла абзый белән ат караучы Габдрахманның сөйләшеп торганнарын ишетеп туктап калдым. “Ишеттеңме әле, Гайнулла, – диде Габдрахман, – теге җир бүлеге нәчәлниге Уразаевны кулга алганнар. Контр булып чыккан“. – “Булмас! – дип каршы төште атаң. – Мин Уразаевны яхшы беләм. Безгә кереп чәй эчеп чыкканы да, сөйләшеп утырганы да бар. Әләк белән, ялгыш кулга алганнардыр. Уразаевның намуслы кеше икәнлегенә иманым камил“, – диде.
“Әһә, шулаймы, халык дошманын яклыйсыңмы?! – дидем эчемнән генә. – Контр белән чәй дә эчеп утырганың бармыни әле?“ Районга баргач ОГПУга кереп, барысын да сөйләп бирдем.
- Әтине шул ук төнне алып киттеләр, – диде Вәлиәхмәт калтыранган тавыш белән. – Без – биш сабый идән уртасында үкерешеп елап калдык. Әти мәрхүм, ун ел утырып, төрмәдән чахотка эләктереп кайтты. Кайткан аенда ук вафат булды. Әнием мәрхүмәгә тол калып биш баланы аякка бастырулары җиңел булмады. Ул әтиебезне нахакка утырткан кешеләрне еш кына кан-яшь түгеп каргый иде. Синең сукыраеп, параличланып кеше күзенә тилмереп карап ятуың – минем әниемнең каргышы ул. Бу – сиңа дөньялыктагы җәза, әле ахирәттә Ходай каршында җавап бирәсең бар...
Вәлиәхмәт, урыныннан торып, ишеккә таба юнәлде. Шулвакыт Харрас картның:
- Вәлиәхмәт! Китмә! Зинһар, соңгы үтенечемне тыңлап бетер! – дигән тавышына тукталып калды. – Кичер димим, Вәлиәхмәт энем. Ул сүзне әйтергә хакым юк. Инде соңгы үтенечемне тыңла. Сәгатьләрем санаулы гына калды. Мине нәселебез күмелә торган каберлеккә күмдермә, ул туфракка ата-бабам кабул итмәс. Зират читенә җирләт. “Нигә“ диеп сорасалар, Харрас картның үз васыяте диярсең.
Ике көннән Харрас карт өзелде. Вәлиәхмәт, аның васыятын үтәп, мәрхүмне зират читенә җирләтте. Койма буенда өстенә агач та утыртылмаган ялгыз кабер торып калды.
Зират кырыеннан үткәндә биредә яткан кабер иясен белүчеләр, бу бәндәнең гөнаһысын ярлыкавын теләп, Аллаһы Тәгаләгә ялварып дога кылдылар, ә кайберләре, нәфрәтләнеп, читкә карап уздылар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев