Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белдерүләр

Кышка кергәндә

Әй, бу гомер дигәннәре! Нигә картлыкка борылгач, вакыт бик тиз уза икән? Белми микәнни соң ул, картлык гомернең иң кадерле чагы икәнен? Чөнки ул чикле, санаулы, ач кешенең соңгы телем ипие кебек. Менә тагын көзе кай арада килеп җиткән. Авылда бәрәңгене дә казып бетергәннәрдер инде. Көннәр коры тора, шөкер. Эшлим...

Әй, бу гомер дигәннәре! Нигә картлыкка борылгач, вакыт бик тиз уза икән? Белми микәнни соң ул, картлык гомернең иң кадерле чагы икәнен? Чөнки ул чикле, санаулы, ач кешенең соңгы телем ипие кебек.

Менә тагын көзе кай арада килеп җиткән. Авылда бәрәңгене дә казып бетергәннәрдер инде. Көннәр коры тора, шөкер. Эшлим дигән кешегә Ходай җаен бирә. Тик җирдә эшләргә яратучылар гына сирәгәя бара. Әллә кая барасы юк. Үзенең ике улы да көрәк тотарга яратмый. Аңа да кушмыйлар.
- Әни, үзеңне дә, безне дә җәфалама. Ел буена җитәрлек бәрәңгене болай да алып кайтып бирербез. Аны эшкәртергә кайтып, без бензинны күбрәк яндырабыз, - диләр. Акчага сала башласаң, шулайдыр инде шулаен. Тик шул бәрәңге сәбәбе белән үзләре дә кайтып күренәләр иде бит әле. Алар кушты дип, карчык бакчасын кысыр калдырмады калдыруын. Авылда яшәп, бакчаңда алабута үстерсәң, кеше көләр. Аннан гына көлсә бер хәл, балаларыннан да көләчәкләр бит әле.
Быел утыртканнарын үз куллары белән җыя алмады бит әле менә. Җәй урталары җиткәндә хәле авыраеп китте. Телефоннан чылтыратып, кече улын кайтарткан иде, анысы шунда ук калага олы врачларга күрсәтергә алып китте. Тегеләй иттеләр, болай иттеләр, рентгенттан да карадылар, мич авызы кебек җиргә дә кертеп чыгардылар, мең төрле анализлар да бирделәр. Улы врачлар белән киңәшә торгач болай диде:
- Әни, борчылырлык әллә нәрсә юк, диделәр. Шулай да сиңа бераз Казанга барып ятарга кирәк булыр.
Улы Казанга алып китте. Анда Казанда яшәүче олы улы каршы алды. Икәү нәрсә турындадыр бик озак сөйләштеләр. Карчык машина эчендә утырды. Улларының ни турында сөйләшкәннәрен аңлап бетермәде. Аннары машиналарын куеп, больница ишегалдына керделәр. Ишек өстендәге язуны күрүгә, малайлары әйтмәсә дә, нинди җиргә килгәнен аңлады карчык. Карт булса да, гәҗит-журнал укый, телевизор карый бит әле ул.
- Ходаем, үзеңә тапшырдым. Язганы булыр.
Кече улы карчыкны язулары белән абыйсына тапшырып, кире Чаллыга кайтып китте. Эше дә күптер инде. Үзе теш клиникасы тота бит. Килене дә шунда эшли. Ял димиләр, бәйрәм димиләр, эшлиләр дә эшлиләр. Шәһәрдән унбиш чакрымдагы авылларына кайтып килергә дә вакытлары җитми. Күп вакыт улы Казаннан эш белән кайтышлый кереп чыга. Анда да күчтәнәчен бирә, хәлләрен сораштыра да, ут капкандай чыгып чаба.
Олы улы - дару бизнесында. Берничә шәһәрдә аптекалар тота. Оныгы тугач, кече улы белән бер килеп киткән иде. Менә яшәп тә күрсәтә икән улы. Өйләренә килеп кергәч, кая басарга да белмичә кыенсынып торды. Ул матурлык, ул байлык, ул чисталык! Әйтеп бетерә торган түгел. Яшь хатыны патшабикә кебек кенә яши икән. Болай да өйдә бер хезмәтче тоталар иде. Бала тугач, аны карарга тәрбияче дә алганнар. Улының өе шәп булса да, карчыкка бик үк рәхәт булмады анда. Дөресен генә әйткәндә, яшь киленен ошатып бетермәде. Ни каенана итеп хөрмәт күрсәтә белмәде, ни карчыкка оныгын җүнләп күрсәтмәде. Беренче хатыны бик ягымлы иде, югыйсә, олы улының. Нишләп аерылышканнардыр. Аңлатып сөйләүче булмады. Менә хәзер килене белән калган оныгын күрергә зар-интизар булып ята карчык. Бик ярата бит ул оныкларын.
Карчык көрсенеп караватына барып утырды. Хәле киткәндәй булды. Ярый, палатада бүген үзе генә. Монда тәртип шулай бит: авырулар системаларын алалар да, билгеле бер көннән соң кайтып китәләр. Аннан тагын киләләр. Кеше булганда вакыт тизрәк үтә-үтүен. Тик бүген нигәдер аның кем беләндер сөйләшәсе дә, тыңлыйсы да килмәде. Бүген улы килергә тиеш. Палатада кеше булмаганда, аның белән озаграк сөйләшеп утырасы килә. Докторлары ни ди микән? Алар бит аның үзенә җәелеп китеп берни дә сөйләмиләр.
- Улыгыз белән сөйләштек. Тыныч кына дәваланыгыз. Барысы да әйбәт булыр, - диюдән узмыйлар.
Килгәненә айдан артык бит инде. Хәле күзгә күренеп авыраймаса да, алга киткәнен дә сизми. Шыбыр тиргә батып тирләүләргә, өшетеп калтыратуларга күптән күнекте инде ул. Ул аларны өйдә чакта ук картлыкка сылтап уздыра иде. Система алганнан соң укшыту гына хәлен алып җәфалый.
- Кайчан да булса ахыры булыр әле. Түзми хәл юк. Чирем генә узгынчы булсын. Адәм баласы чирләми генә тормый.
Улы кич кенә килде. Зур пакет тутырып җиләк-җимеш алып килгән. Бу юлы да карчыкның берәр җылы өй ашы алып килмәсме дигән өмете акланмады. Өздереп куе итеп пешерелгән кәбестә шулпасы ашыйсы килә иде бу арада. Көзен үзе үстергән тавыкларны суеп, майлы шулпага нинди яшелчәсе бар - барысын да тутырып, аш пешерә иде бит ул. Күз алдына шуны китерүгә карчыкның авызына төкерекләре килде. Кич биргән ике калак тары боткасын ашарга нигәдер күңеле тартмаган иде. Анысы да суынгандыр инде.
- Хәлең ничек соң, әни? Ашый аласыңмы? Ничек ашаталар? - диде улы үч иткәндәй.
- И-и, мондагы ашауның инде... Өй ризыгына җитми инде. Әллә берәр тәлинкәләп кенә шулпа алып килерсеңме дигән идем дә...
- Мин эштән кайтышлый гына кердем шул, әни, - диде улы, үзенең спорт формасыннан килгәнен онытып.
- Юынасым да бик килә. Башкалар кайтып-китеп йөриләр. Курс белән курс арасында бездә торырсың дигән идең, улым. Мине кайчан чыгарырлар икән соң? Башкалар бер дә болай озак тормыйлар бит.
- Ни бит, әни... Бездә сиңа тыныч булмас дип уйладык та, сине борчымас өчен монда торуың дөресрәк булыр дигән фикергә килгән идек. Сиңа ашау-эчү, витаминнар кадап, организмыңны ныгыту турында бүлек мөдире белән сөйләшенгән. Ни дисәң дә бездә яшь бала, тегесе-бусы дигәндәй... Монда үз ишләрең. Сөйләшергә уртак темаларыгыз да бар.
- Кем белән шундый фикергә килдегез инде?
- Киленең белән.
Улы борсаланып алды. Кызарды да бугай. Күңеле тыныч булмаганда шулай итә иде улы. Ана баласын белмиме соң инде?
- Ә миннән сорап тормадыгыз инде. Ярар соң алайса.
Алга таба сүз бәйләнеп китә алмады. Палатада икәү генә булсалар да, нигәдер сөйләшер сүз табылмады. Улы китәр алдыннан карчык:
- Энеңә шалтырат әле. Килеп китсен иде бер. Бик сузмыйча гына, - диде.
Кече улы киләсе көнне салкын яңгырдан соң кисәк кенә катырып җибәрде. Исән-имин генә килеп җитсә ярар иде дип, кан калтырап торды карчык. Улы үзе генә түгел, хатыны белән килгән иде.
- Әй, әни җаным, ни хәлләрең бар? Әллә бераз ябыгып киткәнсең инде? Әй, юк икән. Бик матур күренәсең әле, әни җаным. Сезнең буын нык бит ул. Безнең кебек химия ашап, химия киеп хәлсезләнгәнмени?!
Килене, биргән соравына җавап көтмичә, карчыкның бер уң ягына, бер сул ягына төшеп сөйләнүен белде. Элек аны бик өнәп бетермәсә дә, карчыкка бүген шушы телчән килене дә тансык иде.
- Нигә Тимур улымны да алып килмәдегез? Сагындым бит инде балакаемны.
- Әй, әни. Мондый җирләрдә йөртеп бала күңеленә травма ясамыйк дидек инде. Укуы да кала. Менә ул сиңа ни җибәрде, кара әле.
Килене актара торгач, сумкасыннан йомарланган альбом бите чыгарды.
- Менә! Әбиемә бирегез, - диде.
Альбом битендә тавык чебиләре, кулына савыт тоткан карчык һәм бер бала сурәтләнгән, ә астына яңа язарга өйрәнгән бала куллары белән "Әби", "Тимур" дип язылган иде. Аскарак хаталар белән "Мин сине сагындым, әбием" дип язылган. Карчыкның моңарчы тыеп килгән хисләре ташып чыкты:
- Алып кайтып китегез, балакайларым, моннан. Өемне сагындым, ишегалларымны, бакчамны, күршеләремне сагындым. Тимур улымны күрәсем килә. Әтиегез көн дә төшкә керә. Кабере янында бераз утырып кайтсам, тынычланыр иде җаны. Алып китегез! Нинди язуга кул куярга кушсалар, шуңа куям.
- Әни, тукта әле. Тынычлан. Алай гына чыгып китә торган җир түгел бит бу.
Улы белән килене бер-берсенә карашып алдылар.
- Җәй уртасыннан бирле шушы дүрт стена эчендә ятам. Монда сәламәт кеше дә чиргә сабышыр. Ник тотасыз мине монда? Өемә алып кайтыгыз. Кирәк булса тагын килермен. Башкалар шулай йөри бит.
- Әни, үзеңнең генә авылда яшәрлек хәлең юк бит синең. Бездә торырсың, дисәк, без көне буе эштә. Тимур да - башта мәктәптә, аннан секциядә. Авыраеп китсәң, берүзең нишләрсең? Монда ичмасам яныңда кеше бар. Врачлар янәшәңдә.
Улы, башын иеп, бер сүз әйтми утыра, икесе өчен дә килене сөйли иде.
- Ярар, карарлык җыегыз булмаса, күршеләр ташламас әле. Үлсәм дә үз өемдә үләрмен. Алып кайтып кына куегыз өемә, - диде карчык, үпкәләгәнен яшереп тормыйча.
- Әни, - диде улы, ниндидер ят тавыш белән. - Эш менә болайрак тора бит әле. Докторлар дәвалану озакка сузылыр дигәч, өй буш тормасын, бераз акчасы да булыр, күз-колак булып та торырлар дип, анда квартирантлар керткән идек. Аларны кышка куып чыгарып булмый бит инде. Без кайтып аларга өйне бушатырга кушыйк, алар икенче фатир табып күченгәч, сине килеп алырбыз, яме.
- Алай икәәән... - диде карчык. Оныгы җибәргән альбом битен алды да күкрәгенә кысты. Аннары йомарланып, стенага карап, койкасына менеп ятты.
...Җиһанны акка төреп, табигатькә кыш аяк баскан иртәдә карчык уянмады. Төш җитәрәк уллары килеп, әниләренең күн бияләй зурлыгы гына калган гәүдәсен носилкада бүлектән алып чыгып киттеләр. Тәрәзә төбенә таянып, карчыкны озатып калган шәфкать туташларының берсе әйтеп куйды:
- Әбекәй дә китеп барды. Соңгы кан анализлары ярыйсы иде, югыйсә. Йөрәге чыдамагандыр инде.
Наилә ХАРИСОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев