Сүнгән йолдыз. Хикәя
Алар бергә тормыш баскычларын үтә-үтә күп кенә авырлыкларны кичерделәр, шатлыкларын бүлештеләр. Уллары Айнур hәм Инсафны үстереп, бәхетле гомер иткәндә ишекләрен кайгы җиле шакыды...
...Доктор Айсафны кабинетына чакыртып кертте. Хатыны Алия бу вакытта анализлар биреп калды.
– Хатыныгыз янында әйтмәдем. Аңа әйтергәме-юкмы икәнен үзегез уйларсыз. Кызганычка каршы, хатыныгызда рак таптык.
– Доктор, моның булуы мөмкин түгел. Бәлки, бу ялгышлыктыр, – дип өзгәләнде Айсаф, ышанырга теләмичә.
– Без ялгыша алмыйбыз. Кат-кат тикшерүнең дә файдасы юк. Соңга калынган шул, алданрак килгән булсагыз, әле берничә ел яшәр иде.
– Доктор, дөресен әйтегез, аның күпме гомере калды?
– Иң күбе – бер ел.
Их, бу куркыныч төш кенә булсын иде икән. Тик юк шул: Айсафның да йөрәге менә-менә мең өлешкә ярылып китәр сыман ярсып типте. Ничек хастаханәдән кайтып җиткәннәрен дә, аннан соң нәрсә эшләгәннәрен дә аңламас хәлгә килде ул. Башында бары бер генә уй бөтерелде: ни өчен Алия, ни өчен?
Вакыт аккан су кебек үтә торды. Алия үзенең авыруын белми иде. Элеккечә яраткан эшен – балалар укытуын дәвам итте. Мәктәптән соң үзе житәкләгән иҗат төркемендә кайнашты. Танылган язучылар, шагыйрьләр белән очрашты, иҗат эшен дәвам итте. Ул көндезләрен мәктәптә эшләсә, кичләрен гаиләсе белән булса, төннәрен яза иде. Тормыш шул көенчә дәвам итсә дә, Айсаф хатынының көннән-көн ябыкканын, элеккечә янып тормаганын күрә иде.
Ә беркөнне Алиянең өянәге башланды. Аны хастаханәгә салдылар. Авыруы көннән-көн көчәйде. Үзендә рак икәнен дә әйтергә туры килде. Тик ул моңа гаҗәпләнмәде, доктор әйтмәсә дә авыруының көчле икәнен сизә иде.
Хастаханәдә дә язуын дәвам итте Алия. Гомумән, тормышында нинди генә нәрсә булмасын, шигырьләрендә юаныч таба иде. Шуларның берсен авылдагы энесенә багышлады. “Туган ягымнан бер уч туфрак алып кил әле" дигән юлларны язгач, туктап калды. Аның кабат кыз чагына кайтып, Көтмәс буйларыннан бер йөгереп узасы, салкын чишмә суларын авыз итәсе, туган ягының урманнарына кереп адашасы килде. Ләкин көчле авырту аны кабат хастаханә палатасына алып кайтты...
Алиянең хәле начарлана барды.Ул инде яза да алмый башлады. Авыртуын көчле дарулар гына баса иде. Йоклый да алмады, йоклап киткән арада да куркыныч төшләр күреп саташты.
Иртәгә операция дигән көнне Айсаф аның янына уллары белән килде. Кечкенә Илнур әле берни аңламый, әнисен кайчан өйгә кайтасың дип аптырата. Йөзе дә, холкы да Алиянеке аның. “Ул тормышта югалып калмаячак” дип уйлады әнисе. Тик читтә генә башын иеп торган Айнур – коеп куйган әтисе. Алар турында авыр холыклы, диләр. Аны кызганып куйды Алия. Иң кызганычы үзе булса да, ул Айсафны һәм улларын уйлады. Алар кайтып киткәч, күз яшьләрен тыя алмады. Анда язмышка үпкә дә, үкенеч тә бар иде.
...Бүген иртәдән бирле коеп яңгыр ява. Шуңа карамастан, зират капкасы ачык, кабер янында өч кеше басып тора. Берсе – инде олыгайган, чәчләре агарган ир-ат, икесе – яшь егет. Алар, күпме чакрымнар үтеп, әниләренең каберен зиярәт кылырга кайтканнар. Газиз кешеләрен инде ничә ел элек көчле авыру шушы салкын җиргә кертте. Алия операция ясаласы көнне җан бирде. Ул чакларда Айсафның йөрәге ничек түзгәндер, моны үзе генә белә.
Хатынының вафатыннан соң Айсаф аның китабын бастырды. Алиянең авылдашлары да булышты. Китап та инде кулында, тик Алиясе генә юк. Хәзер күпме кеше аның шигырьләрен укып иҗатына таң кала, ул гына боларның берсен дә күрми. Ул якты йолдыз сыман янды-янды да көтмәгәндә атылып куйды. Якты эзе күңелләрдә мәңгелеккә уелып калды.
Чулпан ВАХИТОВА.
Әгерҗе шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев