Зифа КАДЫЙРОВА: “Кичерә белегез, үчләшмәгез”
"Сагынырсың - мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер" китапларын апа-әбиләр генә түгел, кайбер ир-егетләр дә "егылып" һәм елый-елый укыйлар. "Бу китапларның китапханәгә кайтып кергәне юк. Яшьләр дә, өлкән буын да кулдан кулга йөртеп укый аларны", - ди Кичкетаң китапханәчесе Әлфинә Төхбәтова. Менә шулай халык мәхәббәтен яулап алган әсәрләр язучы...
"Сагынырсың - мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер" китапларын апа-әбиләр генә түгел, кайбер ир-егетләр дә "егылып" һәм елый-елый укыйлар. "Бу китапларның китапханәгә кайтып кергәне юк. Яшьләр дә, өлкән буын да кулдан кулга йөртеп укый аларны", - ди Кичкетаң китапханәчесе Әлфинә Төхбәтова.
Менә шулай халык мәхәббәтен яулап алган әсәрләр язучы Зифа ханым Кадыйрованың үзен күреп чын күңелдән сөйләшү өчен Кичкетаң җирлеге җитәкчеләре Зөлфәт Нуриев белән Рамилә Хикмәтуллина аны очрашуга чакырырга булдылар. Декабрь аеның чатнама суык көне булса да, Чаллыда яшәүче Зифа ханым очрашуга килүдән баш тартмады. "Авылларга очрашуларга чакырсалар, буран да, яңгыр да, салкыннар да куркытмый мине. Авыл халкы аеруча якын күңелемә. Бу - соңгы өч елда китап укучыларым белән 48нче очрашуым", - диде ул Кичкетаңга килгәч.
Мәдәният йортының фойесында ук Зифа ханым китап укучыларны үзенең китаплары белән елмаеп каршы алды. Очрашуга килүче апа-әбиләр аның аркасыннан сөеп беравыздан: "И, кызым, бер көндә елый-елый укып чыктык китабыңны. Яңа китапларыңны алып килмәдеңме?" дип әңгәмәне керә-керешкә үк башладылар. Күпләр шунда ук китап сатып алып, язучының култамгасын алып калырга ашыкты.
Китап укучыларны, әлбәттә, иң әүвәл язучы ханымның шәхси тормышы, әсәрләрендәге геройларының язмышы кызыксындыра иде. Зифа Кадыйрова сүзне нәіъ шуннан башлады да.
- Мин - Башкортостанның Учалы районы Ахун авылында кечкенәдән сыер җилененә тотынып үскән гап-гади авыл кызы. Бишенче сыйныфтан соң ук җәйге каникулда ел саен колхозда сыерлар саудым. Миңа җиде яшь чагында әти белән әни аерылыштылар. Ике өй аша гына бер урамда яшәдек. Әти яшь хатын белән тора башлагач та гел аралаша идек. Гадения апа әти вафат булгач та әни янына килеп, хәл-әхвәл белеп йөрде. Югыйсә, көндәшләр булырга тиеш иде бит алар. Никадәр сабырлык, зирәк акыл булган бу ике авыл хатынында! Болар барысы да әсәрләремдә чагылмый калмады, әлбәттә.
Зифа ханым чыгышының башында ук әнә шундый гыйбрәтле язмышлар белән залдагы тамашачыны җылы әңгәмәгә алып кереп китте. Китап укучыларны аның бүгенге тормышы, ничек язучы булып китүе дә кызыксындыра иде. Башкортостан кызы Чаллыга КамАЗ төзелә башлагач комсомол путевкасы белән килгән була. Төзелештә маляр, диспетчер булып эшли. Заводта кыскартулар башлангач, эшсез калган чаклары да була. Хәзер дә ул - төзелештә, ирләр бригадасында бердәнбер хатын-кыз монтер, җир астыннан кабельләр суза. Ир-егетләр эшен башкаручы бу ханымның халык шулай егылып укырдай тормышчан, гыйбрәтле язмышлы әсәрләр иҗат итүе гаҗәп тә, серле дә кебек. Югары белем дә алмаган, яшьтән дә бернәрсә дә язмаган Зифа ханым кулына каләмне 48 яшендә генә ала.
- Беләсезме, беренче әсәрем "Сагынырсың - мин булмам"ны ничек яздым? Башым проблемалар белән тулган бик авыр чагым иде. Төне буе керфек тә какмый яздым да яздым. Әсәрнең утыз бите иртәнге җидегә язылып беткән иде. Мин аны язучы Фәүзия Бәйрәмовага укырга бирдем. Ул миңа шул чакта: "Яз, синең үз укучың булачак", диде. Әллә бу язучының шулай дәртләндерүе тагын да тәэсир итте, әллә язу "җене" тирәнгә кереп урнашкан идеме, менә шуннан башланган эш инде. Әсәрләремдәге геройлар, вакыйгалар барысы да чын тормыштан алынган. Онкология хастаханәсендә дәваланганда күргән-ишеткән хәлләрдән алып язылган гыйбрәтле язмышлар да күп әсәрләремдә. Шуңа күрә китап укучылар арасында "Карале, бу әсәрең безнең авылдагы фәлән кеше турында бит. Каян белдең син аның язмышын?" дип сорыйлар. Югыйсә, бу авылда гомергә булганым юк минем. Мин әсәрләремдә укучыны үз бәхетең өчен гомер буе көрәшергә кирәк дигән максат куеп яшәргә, кичерә белергә, үчләшмәскә өндим. Хатын-кызның тормышны җигелеп тартуы, ләкин бервакыт тәмам алҗып егылуы, кайбер әзмәвердәй ир-атның хатынының арык җилкәсе артына гына ышыкланып яшәве, аларның көчсезлеге борчый мине. Тормыш дилбегәсен ирләр каты кулларында тотарга, ә хатын-кыз сабыр акыллы һәм зирәк булырга тиеш дип чаң сугам әсәрләремдә. Китапларымны укыган һәркем үзенә сабак алсын, башкалар ялгышы гыйбрәт булсын, язмыш сынауларына бирешмәсен иде дигән максат куеп язам", - диде язучы ханым.
Зифа Кадыйрованың чын тормышта да әсәрләрендәге кебек бик гади икәнлеге аның эчкерсез чыгышында да чагылды. Аның әсәрләрен яратып укыган һәркем бу ханымга тирән рәхмәтен белдерергә ашыкты. Үзе дә каләм тибрәтүче, гомере буе "Казан утлары" җурналын һәм татар китапларын яратып укучы Рәмзия ханым Җиһангәрәева, Зифа ханымның тормышчан әсәрләренә тирән анализ ясап, язучының үзен дә таң калдырды. Залдан кем генә сөйләсә дә, бу әсәрләрне күз яшьләрсез генә укып булмавын әйтеп Зифа ханымга рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә аннан тирән эчтәлекле, тормышчан әсәрләр көтүен белдерде.
Язучы бәхете менә шул буладыр инде ул. Кайбер язучылар халык китап укымый дип чаң сукканда, гади халык әсәрләреңне көтеп алып, китабыңны бер төндә күз яшенә буылып укып чыгып, аны башкаларга тәкъдим итә, китапханәләрдәге китабыңны кулдан-кулга йөртеп, туздырып бетерәләр икән, каләм остасы өчен моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел. Кичкетаң җирендә Зифа Кадыйрова белән җылы очрашу шуның ачык мисалы булды.
Бу көнне районыбыз ветераннарының "Мирас" ансамбленең сәхнә осталары кичкетаңлыларга менә дигән концерт тәкъдим итеп тә сөендерделәр. Көмешай Хәбибуллина, Рәмзилә Шакирова, Фәтхия Зарипова, Зөбәрҗәт Сәйфетдинова, Римма Ахунҗанова, Сәгыйть Исмәгыйлев, Әлфирә Насыйрова, Зөлфия Муллина һәм яшь сандугач Нияз Тукманов башкаруындагы җыр-биюләрне тамашачы рәхәтләнеп карады, көндәлек тормыш мәшәкатьләрен онытып ял итте.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев