2025 елда иң кирәкле һөнәрләр исемлеге тупланган
Киләчәктә иң кирәкле һөнәрләр арасында китереп бирү хезмәтендә машина йөртүчеләр, агрономнар, төзүчеләр, мәктәп укытучылары һәм «сиделка»лар кала бирә
Кассир, сәркатип, дизайнер һөнәрләре якын киләчәктә яраксыз булмагае.
Бөтендөнья икътисадый форумында (ВЭФ) эш базары киләчәктә ничек үзгәрәчәген анализлаганнар. Исәпләп караганнар: 2030 елга 78 млн яңа эш урыны барлыкка киләчәк, ди. Ләкин аларның бер өлеше роботлар һәм ясалма акылга тапшырылачак. Ышаныргамы, юкмы – вакыт күрсәтер. Форум хисабыннан күренгәнчә, замананың санлаша баруы, технологик алгарыш нәкъ тә санлы куркынычсызлык белгечләренә ихтыяҗ тудырачак. Бу һөнәрләргә ихтыяҗ инде хәзердән үк бар.
Моннан тыш энергияне сакчыл куллану, табигатьне саклау, климат үзгәрешләре кебек трендларны исәпкә алып, инженер—эколог, яңартыла торган энергия инженерлары да кирәк булачак.
Киләчәктә иң кирәкле һөнәрләр арасында китереп бирү хезмәтендә машина йөртүчеләр, агрономнар, төзүчеләр, мәктәп укытучылары һәм «сиделка»лар кала бирә.
Бетүгә таба бара торган һөнәрләр рәтенә күбесенчә административ вазыйфаларны башкара торган эшчеләрне керткәннәр. Мәсәлән, кассир, клерк, сәркатип, басма матбугат хезмәткәрләре (шул исәптән почта вәкилләре). Аларның юкка чыгуына әлеге дә баягы роботлаштыру, ясалма фәһем, санлашу һәм икътисадый үсешнең акрынаюы йогынты ясарга мөмкин, дип саныйлар.
Үзгәрешләргә тиз ияләшү, «көймәдә калу» өчен, теге яки бу һөнәр вәкиле нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Белгечләр әзерләгән хисаптан күренгәнчә, беренче урында һаман да аналитик фикер йөртү күнекмәсе тора. Аннан тотрыклылык, үзгәрүчән вазгыятькә яраклаша белү, җитезлек кебек сыйфатлар килә. Хезмәт базарындагы үзгәрешләр арткан саен, кайбер компанияләр үз хезмәткәрләренең 59 процентка якынына квалификациясен үзгәртү яки квалификациясен арттыру таләп ителәчәк дип көтә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев