Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

2025 елда ничек эшләячәкбез һәм ял итәчәкбез

Агымдагы елда россиялеләрне озын яллар майда гына шатландырачак

Бәйрәмнәр ахырына якынлашты дип уйлыйсызмы? Алай түгел, алар башлана гына әле! Дөрес, киләсе озын ялларны безгә дүрт ай көтәргә туры киләчәк. 

Быел Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә, ә халыкара хатын - кызлар көне-шимбәгә туры килә. Шуңа күрә безгә 23 февральгә дә, 8 Мартка да озын ял көннәре тәтемәячәк. Гадәти бишкөнлек булачак.

Ләкин бәйрәм көне шимбә яки якшәмбегә туры килсә, канун буенча аны безгә компенсацияләргә тиешләр. Һәм хөкүмәт ял көнен 23 февральдән 8 майга, ә 8 марттан - 13 июньгә күчерергә карар кылган.

Шуңа күрә яз һәм җәй айларында безне өч тапкыр кечкенә каникул көтә, аларның һәркайсы дүрт көн дәвам итәчәк:

- 1 майдан (пәнҗешәмбе) 4 майга (якшәмбе)кадәр

- 8 майдан (пәнҗешәмбе) 11 майга (якшәмбе)кадәр

- 12 июньнән (пәнҗешәмбедән) 15 июньгә (якшәмбегә)кадәр.

Шуннан соң инде ноябрь аенда, халыклар бердәмлеге көне уңаеннан өч көн ял итәчәкбез. Ә аннан алда алты көн эшләячәкбез.  

Чыганак
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев