Юрист: Быелдан шашлыкны коры үләнле җирдән еракта, мангалда гына кыздырырга ярый
Моннан тыш, 1 сентябрьдән бу максатта янып тишелмәгән төзек мангалдан гына кулланырга мөмкин
Быел 1 сентябрьдән махсус урыннарда гына шашлык кыздыру һәм чүп-чар яндыру рөхсәт ителәчәк. Шашлыкны өйдән яки коры үләнле җирдән билгеле бер ераклыкта һәм бары тик мангалда гына кыздырып булачак.
Юрист Давид Адамс News.ru порталы хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Белгеч барысын да янгынга каршы иминлекне тәэмин итү тәртибен җайга салуны күздә тоткан яңа норматив таләпләргә таянып аңлаткан. Документ нәкъ менә 1 сентябрьдән үз көченә керә икән.
Анда күздә тотылганча, аш-су әзерләү, чүп-чар, коры үлән яндыру эшләре бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына башкарылырга тиеш.
Адамс аңлатып үткәнчә, шашлыкны, элеккечә, өй тирәсендә кыздырырга мөмкин анысы. Ләкин өйдән кимендә биш метр ераклыкта һәм корыган үләнле җирдән яисә тиз янып китүчән әйберләрдән кимендә ике метр ераклыкта урнаштырылган мангалда гына!
Моннан тыш, 1 сентябрьдән бу максатта янып тишелмәгән төзек мангалдан гына кулланырга мөмкин булачак. Көчле җилдә ут кабызу, учакны күз-колаксыз калдыру да тыела. Ә инде ачык ут кулланудан башка чара калмаса, йә кимендә 30см тирәнлектәге, диаметры 1 метрга кадәрге чокырдан яисә янмый торган тимер савыттан файдаланырга мөмкин.
Шашлык әзерләү урынының биналардан ким дигәндә – 50 м, ылыслы агачлардан –100 м, яфраклыларыннан – 30 м ераклыкта, бакчада – корылмалардан ким дигәндә 15 ераклыкта булуы кирәк.
Ә инде мангал кулланганда, инде әйткәнебезчә, бу ераклык 5 метр итеп билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев