Кояш эзли җаннар. Ялга җыенучылар колагына
«Яз-җәйгә юлламалар сатып алу кыштан бирле бара»,- ди турагент
Төркиянекеме, Кубаныкымы? Турагент Марина Казакова әйтүенчә, 2025 елгы ял сезонын күпләр инде ачкан. Яз-җәйгә юлламалар сатып алу кыштан бирле бара, ди.
«Гыйнвар ае белән чагыштырганда, хәзер доллар, евро хакы түбән, шуңа күрә туристларга иртә бронь (раннее бронирование) ясау кулайрак чыга. Бу хәзер бик популяр. Отышлы да ул, билгеле бер сумманы кертеп куясың да, аннан калган өлешен акрынлап түләп барасың», – дип аңлатты турагент.
«Хәзерге вакытта Төркиягә бронь актив бара. Халык солтан илен бик ярата инде. Шулай ук март аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен сайлаучылар күп булды. Россиядә ял итәргә җыенучылар да юк түгел. Кызганыч, быел Анапада күңелсез вазгыять урнашты. Шуңа күрә Сочи, Абхазиягә турлар сайлыйлар. Былтыргы бәя белән чагыштырып шуны әйтә алам: быел анда ял итү дә кыйммәткә төшә».
Турагент сүзләренчә, Төркиягә юллама бер кешегә 60 мең сумнан, Таиландка 130 мең сум тирәсе чыга, ди. Билгеле, бу уртача хаклар. Барысы да туристның нинди кунакханә сайлавы, шартларга бәйле.
«Әлегә чагыштырмача очсыз», – дип кызыктыра турагент.
«Балалар белән ял өчен күбрәк Мисыр һәм Төркияне тәкъдим итәр идем. Бу аңлашыла да: әлеге илләрдә балалар өчен күңел ачу чаралары күбрәк, кунакханәләрдә аниматорлар эшли, бассейннарда бик күңелле», – ди Марина.
Экзотиканы сайлаучылар да юк түгел. Марина әйтүенчә, аңа мөрәҗәгать итүчеләр Куба, Бали, Таиландка юлламалар сатып алган. Ерактагы кояш яктырак та, эссерәк тә шул!
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев