Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

Тотылган машина аласызмы? КИҢӘШЛӘРне истә тотыгыз

«Сатучы үзенең товары турында барысын да сөйләргә бурычлы»

Миллионнарча сумлык яңа автомобиль сатып алу һәркемнең кулыннан килерлек эш түгел хәзер. Бәяләре бертуктаусыз арта, ә кесә ягы чамалырак. Машинасыз да булмый, шуңа күрә тотылганына гына күз саласы кала. 

Шактый «йөгергән» булса да, әйбәт кенә сакланганын ничек табарга һәм сайларга? Автоэксперт Евгений Завьяловның киңәшләрен тәкъдим итәбез. 

-Артык арзанлысына кызыкмагыз. Акча кызгану якын киләчәктә үк бер-бер артлы кыенлыклар китереп чыгара башларга мөмкин.  

-Сатучыга шалтыратып, машинаны карарга барганчы, игъланны әйбәтләп карагыз. Автомобильнең барлык ягыннан, шул исәптән салонында төшерелгән фотосурәтләре булырга тиеш.  

-Сатучы үзенең товары турында барысын да сөйләргә бурычлы. Машина авариягә очраганмы-юкмы, нинди кимчелекләре бар, нәрсәләре алыштырылган… Фотосурәтләрен караганнан соң ниндидер сорауларыгыз туса, телефон аша барысын да белешегез.

-Хәзер җир асты паркингларында, сак астындагы стоянкаларда еш кына «кара» салоннар ачучыларны очратырга туры килә. Кемнәрдер «күрмәгәне калмаган» машиналар сатып ала да, шуларны төзәтеп, шомартып-ялтыратып куя һәм паркингларда сата. Мондыйлар гадәттә машинаның кайда икәнлеген әйтми: метро, АЗС кебек урыннарда очрашу билгели дә, шуннан соң гына алып барып күрсәтә.  

-Автомобиль хуҗасының барлык документлары: шәхси паспорты, ПТС, теркәү турында таныклыгы булырга тиеш. ВИН-номерларын чагыштырып карагыз. Төрле ышанычнамәләр, документ дубликатлары шик тудырырга тиеш. СТС номерын күчереп язарга яки фотога төшерергә онытмагыз: машинаны базалар буенча тикшергәндә кирәк булачак ул. 

Белеп торыгыз: интернет аша рәсми рәвештә автомобильнең «башыннан үткәннәре» турында бик күп мәгълүматлар алырга мөмкин. ДАИ сайтында ВИН-код буенча машинаны теркәү, аварияләргә эләгүе, эзләүдә булуы, чикләүләр салынуы турында белергә була.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев