Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

16 яшьлек кызны ваннада батырып үтергәннәр

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре 2014 елда 16 яшьлек кызны үтерүгә 30 яшьлек ир-ат катнашы булуын ачыклаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, 2014 елның августында Уфадагы фатирларның берсендә ваннада батып үлгән 16 яшьлек кыз мәете табылуы турында хәбәр итәләр. Бату характеры һәм тәнендәге җәрәхәтләр кызны көч кулланып үтергәннәр дип фаразларга нигез була.

Кызның мәетен аның сөйгән егете таба. Кыз егетнең өенә кунакка килә, егетнең әти-әнисе исә бу вакытта шәһәрдә булмый. Егет сүзләренчә, ул иртән өйдән чыгып киткән. Әйләнеп кайткач, фатирга керә алмый торган, аннары балкон аша өйгә кергән һәм сөйгән кызының мәетен тапкан. Күршеләрне һәм танышларын сораштыргач, егетнең сүзләре дөрес булуы раслана. Ул вакытта үткәрелгән оператив чаралар ярдәмендә җинаятьчене ачыклый алмыйлар.

2021 елда хокук саклаучылар бу җинаять эшен кабат анализлый, мәрхүмә кызның, аның сөйгән егетенең телефоннан сөйләшүләрен детальләштереп тикшерәләр, туганнарын һәм танышларын кабат сораштыралар. Шулай итеп шаһитлар табыла, алар егетнең алибиен кире кага һәм сөйгән кызын үтерүдә фаш итәләр.

Тупланган дәлилләр нигезендә, егет гаебен таный.

Тикшерү версиясе буенча, 2014 елда егет өйгә кайтканда наркотиклардан исерек була, шуңа күрә егет белән кыз талаша. Егет кызны башы белән сулы ваннага тыгып куя һәм кыз үлгәнче тотып тора. Аннары егет фатирны бикли һәм ишеккә шакый башлый. Ул сөйгән кызы ишек ачмый дип аңлата, йозакны ватып ачарга маташкан булып кылана. Аннары күршеләренең балконы аша фатирына керә.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә хәбәрдә. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев