18 яшьлек машина йөртүче кыз 2 баланы бәрдертеп үтергән
Полиция РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан
Мәскәүдә өч бала һәм аларның әти-әнисен җәяүлеләр кичүеннән чыкканда «Мазда»бәрдерә. Ике бала һәлак булган, тагын берсе зыян күргән, дип хәбәр итә башкала Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Авария 16 июльдә Авиаторлар урамында булган. «Мазда» руле артында 18 яшьлек Валерия Башкирова була. Кыз тугыз айлык, өч һәм биш яшьлек балалар һәм ике олы кешене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш яшьлек малай берничә сәгатьтән хастаханәдә үлә, өч яшьлек бала шимбә көнне кич белән вафат була. Тугыз айлык баланың баш мие селкенүе һәм ябык баш мие травмасы диагнозланган.
Полиция РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе («юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү», биш елга кадәр иректән мәхрүм итү) буенча җинаять эше кузгаткан. Автомобильчене өй арестына җибәрәләр. Авария вакытында кыз исерек хәлдә булмаган.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев