Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

23 яшьлек егет дуслары белән ял иткәндә батып үлгән

Коткаручылар аны өч метр тирәнлектә тапкан

Татарстанда 23 яшьлек егет дуслары белән Идел буенда ял иткәндә батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татартан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Идел янындагы Кирельск авылы янында 23 яшьлек ир-атның батып үлү хәбәре кичә кичке җиде сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәт бердәм чакыру номерына килгән. Һәлакәт урыннында мәрхүмнең дуслары Идел буена ял итәргә килүләрен хәбәр иткән. Айнык булмаган 23 яшьлек егет су керергә уйлаган.

«Дустыбыз ярдан ерак китмәгән иде, әмма бер мәлне ул күз алдыннан югалды», — дигән мәрхүм егетнең дуслары.

116нчы ПСЧ хезмәткәрләре моторлы көймәдә елга акваториясен карап чыккан һәм трал ысулы белән елганың төбен тикшергән, әмма егетнең мәете табылмаган. Бүген иртән егетнең мәетен эзләүләр дәвам иткән.

Коткаручылар мәрхүмне ярдан ун мерт ераклыкта өч метр тирәнлектә тапкан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев