Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

5 кешенең гомерен өзгән фаҗига зажигалка аркасында чыккан

Авария сәбәпләре аталды

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов “Татар-информ” агентлыгына Татарстанның Чистай районында биш кеше һәлак булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре турында сөйләде.

Авария бүген иртәнге бишләр тирәсендә Чистай Выселкасы авылы янында була. MAN фурасы йөртүчесе сөйләвенчә, ул зажигалка артыннан сузылган, юлдан берничә секундка читкә киткән һәм шул вакытта йөк машинасы микроавтобус белән бәрелгән. Каты бәрелүдән автобус юлдан кюветка төшеп киткән.

«53 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе тумышы белән Удмуртиядән. Вахта ысулы белән эшли. Почтаны илтеп тапшыра. Һәлакәт вакытында фура тулысынча тулган була — якынча 20 тонна. Мондый һәлакәттә исән калу мөмкинлеге аз», — дип ачыклык кертте республиканың ЮХИДИ башлыгы.

Renault микроавтобусында тугыз кеше була. Алар Орскидан Казанга киләләр. Мөгаен, автомобиль халыкара такси буларак кулланылган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә урында биш кеше үлгән, шул исәптән 38 яшьлек автобус йөртүчесе. Тагын дүрт кешене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр. Медиклар сүзләренчә, аларның гомеренә берни дә янамый.

Фура йөртүчесе нормаль хәлдә була, йокысы туйган дип хәбәр итә, рейска бер сәгать элек чыккан.

Чыганак

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев