Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Акча кирәк булган: 17 яшьлек кызны туган көнендә егете үтергән

Аңа карата җинаять эше ачылган

7 мартка каршы төндә Новосибирсикада  17 яшьлек кызны егете үтергән һәм акчасын урлап качып та киткән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 19 яшьлек егетне Кемеровода тоткарлаганнар. Егетнең танышлары сүзләренчә, кызны сөйгәне наркотиклар аркасында үтергән, чөнки аңа дозага акча кирәк булган. Кызны ул еш кына кыйнаган да. Полиция шул көнне дүрт сәгать эчендә үтерүчене тоткарлаган да. Ул таксига утырып, Кемеровога таныш кызы янына барган. Юлда такси машинасы юл һәлакәтенә очрый һәм егет  Кемеровога автостоп белән барып җитә. Полиция таныш кызының кем булуын ачыклый һәм аның белән элемтәгә керә. Ул егет белән сәүдә үзәге янында очрашырга сөйләшә. Анда исә үтерүчене полиция тоткарлый. Аңа карата җинаять эше ачылган.

"КП-Новосибирск" егетнең бертуган кыз туганы белән сөйләшкән. Аның әйтүенчә, кыз егетнең үзен кыйнавын әйтеп, тәнендәге кара янган урыннарны фотога төшереп җибәрә торган була. Әмма үзе егет белән яшәвен дәвам итә. Кыз туганы абыйсының наркотик куллануын яшерә. Егет тә сиздермәскә тырыша.

Фаҗига буласы төндә егет кыздан акча таләп итә. Бирмәгәч, кызны үтерә һәм акчасын урлап кача.

Чыганак: Шәһри Казан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев