Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Арча районында ике йорт янган: «Өем күз алдымда көлгә әйләнде»

Хисмәтуллинар һәм Ахуновлар гаиләсенә ярдәм кирәк

Арча районы Югары Аты авылында яшәүче Хисмәтуллиннар гаиләсенең өйләре, мунчалары, гаражлары һәм сарайлары янып беткән. Әлеге көнне ниләр булганын гаилә башлыгы Рафаэль әфәнде сөйләде.

Раушания һәм Рафаэль Хисмәтуллиннар 25 ел бергә гомер итә. Алар бер кыз һәм бер малай үстергәннәр.

«Янгынның төгәл нидән барлыкка килүен әйтүче булмады. Бары тик полиция хезмәткәрләре генә: «Тарткалашкан, кычкырышкан, низаглы кешеләрегез юк идеме?» — дип сорадылар. Алай дошманнарыбыз юк кебек. Күрше-күлән белән яхшы мөнәсәбәттә яшибез.

Ул көнне мин иртәнге 6:50дә эшкә чыгып киттем. Мин кизү торам. Хатыным Раушания мине озатканда баш авыртуына зарланып, ятып торырга булды. Шуннан соң чама белән бер сәгать үткәч, Раушания миңа шалтыратып: «Янып бетәбез, Рафаэль. Өч бозавыбыз да янды, хәзер өй яна», — дип елады. Мин үз урыныма башка кешене калдырып, өйгә кайтып киттем», — дип сөйләде гаилә башлыгы.

Рафаэль абый өйгә кайтканда, ут өйгә дә күчкән була. Янгын сарайдан башланган, диләр.

«Ярый әле Раушания шиферның шарт-шорт януын ишетеп, урамга чыккан. Ул чыккач, сарайны ут баскан булган инде. Сараебыздан бернәрсә дә калмады. Өебезнең дә хәле начар, диварлары гына ярым-йорты килеш тора. Өй документларын бер егет алып чыга алган. Аңа рәхмәт! Раушания тагын бер керергә уйлагач: „Уч эчендә каласыз бит“, — дип аны өйгә кертмәгәннәр», — ди Рафаэль әфәнде.

Хәзер гаилә Раушания апаның туган нигезендә яши. Алга таба Хисмәтуллиннар яңа өй салып чыгарга планлаштыра. Әмма ул өйне төгәл кайда төзиячәкләрен әлегә белмиләр.

«Бу йорт 1963 елгы. Әтием салып калдырган өй… Менә хәзер аның урынында йомычка гына. Өйнең януын үз күзләрем карап тордым. Ул вакытта башка бер уй да килми. Тамакка төер утыра, күзләр яшьләнә… Кызганыч инде, бик кызганыч. Иң мөһиме — гаиләм исән-сау», — дип тәмамлады сүзен Рафаэль абый.

Хисмәтуллиннарда башланган янгын Ахуновлар йортына да күчкән.

«17 майда, мин эштән кайтып килгәндә, хатыным Фирая шалтыратып, янгын чыгуын әйтте. Мин ашыга-ашыга кайттым. Хәзер безнең өйнең түбәсе, түшәме, дивары юк. Янгын сарайны да читләтеп үтмәгән. Хисмәтуллиннар гаиләсе белән гомер-гомергә дус яшәдек. Талашканыбыз бер дә булмады. Аларның кайгысын да уртаклашабыз», — дип сөйләде Әмир Ахунов.

Ахуновларның моңарчы да шушындый фаҗига кичергәннәре булган - 30 ел элек өйләре көлгә әйләнгән.

«Утыз ел элек өебез янган иде инде. Шул ук урында җиде ай эчендә яңа өй салдык. Янган өй урынына яңа йорт салырга ярамый, диләр. Бәлки дөресе шулдыр да. Хәзер менә тагын йортсыз калдык», — ди Әмир әфәнде.

Бүген Ахуновлар гаиләсе Югары Атыдагы бер буш йортта яши. Әмир әфәнде алга таба яңа өй төзергә теләүләрен әйтте. «Ремонтка күпме акча кирәктер? Хәзер әйбере дә кыйммәт бит», — диде гаилә башлыгы.

Югары Аты авылы Урта Аты авыл җирлегенә керә. Әлеге җирлекнең җитәкчесе Альбина Мөхәммәтгалиева белән элемтәгә кердек.

«Авыл халкы бердәм, ярдәмчел ул! Янгын башланганын белгәч үк, ярдәмгә ашыктылар. Хәзер дә ярдәм итеп торалар. Район җитәкчесе Илшат Нуриевка хат яздык. Алар дә ярдәм итәбез дип ышандырдылар», — дип сөйләде авыл җирлеге җитәкчесе.

Рамазан аенда һәркайсыбыз изгелек кылыйк - Хисмәтуллиннар һәм Ахуновлар гаиләсенә ярдәм итик.

Бүгенге көнгә барлыгы 735,315 мең сум акча җыелган.

Хисмәтуллиннар гаиләсенең карта номерлары:

«Ак Барс» банк — 2200530130606163

«Зенит» банкы — 4146577839744350

«Сбербанк» картасы — 22202202284638446

Ахуновлар гаиләсенең карта номерлары:

Почта банк — 2200770267313882

«Аверс» банк — 5307940034993689

«Сбербанк» картасы — 4276620034964365

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев