Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Авариядә тулы бер гаилә һәлак булган

Коточкыч авария мизгелен видеорегистратор төшереп торган.

21 июльдә кичке бишләр тирәсендә Ульяновск шәһәрендәге Президент күперендә исерек йөртүче идарә итә торган «Камаз» машинасы Kia Rio җиңел машинасын бәрдергән.

Җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән, аның хатыны һәм баласы хастаханәдә вафат булган. Алар Тольяттида яшәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Камаз» бәрдергәч, җиңел машина алдагы зур машина артына килеп кергән. Kia Rio машиналар арасында кысылып калган һәм яньчелеп беткән.

«Исерек килеш „Камаз“ белән идарә иткән һәм әлеге аварияне китереп чыгарган ир-ат тоткарланган, СИЗОда утыра. Җинаять эше ачылды», — дип хәбәр иткәннәр өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгында.

«Камаз» машинасы «Дорремстрой» компаниясенеке була. Ул Президент күперендә тизлеген арттыра, алдындагы Kia Rio машинасын бәрдерә, җиңел машина алдында да йөк машинасы була. Шулай итеп Kia Rio ике йөк машинасы арасында калып яньчелеп бетә.

Kia Rio йөртүчесе имгәнә һәм урында ук үлә. Аның хатынын һәм ике яшьлек кызы хастаханәгә илтәләр, тик алар да бераздан вафат була.

Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Русских мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул исерек килеш руль артына утырган «Камаз» йөртүчесен җитди җәза көтүен әйтте, диелә хәбәрдә.

Коточкыч авария мизгелен видеорегистратор төшереп торган. 

Чыганак: Интертат 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев