Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Авариядә яшь хатын-кызның гомере өзелде - машинадан тимер өеме генә калган

Правасы булмаган, үзе исерек...

22 июльдә иртәнге сәгать 4тә Әгерҗе районындагы Кырынды-Песәй юлының 2 чакрымында юл авариясендә 1983 елгы хатын-кыз һәлак булган.

Кырынды кешесе ВАЗ 2107 автомобилендә өч КамАЗдан торган колоннаны узып китәргә булган. Әмма каршы як полосага чыгып, маневрны төгәлли алмаган һәм Камаз белән бәрелешкән. Аның пассажиры шунда ук үлә. Ике транспорт чарасы да җитди зыян күргән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, хокук бозучының транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган һәм руль артында исерек хәлдә булган.

ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, быел әлеге машина йөртүче ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган инде. Март аенда ул исерек хәлдә мотоцикл белән идарә иткән өчен 10 тәүлеккә кулга алына. Июнь аенда, «правасы» булмаса да, янә автомобиль руле артында тоткарлана. 6000 сум күләмендә административ штрафка тартыла.

Хәзер аңа җинаять җаваплылыгы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев