Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авариядә яшь әни үлгән, аның нәни баласы имгәнгән

    27 яшьлек хатын ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булган

    Башкортстанда авариядә 27 яшьлек хатын һәлак булган, аның яшь ярымлык улы имгәнгән. Бала хастаханәдә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

    Фаҗига бүген кичке бишләр тирәсендә Стәрлетамак районында була. 

    Стәрлетамак-Федоровка юлының 33 нче километрында «ЗАЗ Chance» һәм «Chevrolet Cruze» бәрелешә. «ЗАЗ Chance» белән биредә яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз, каршыга килә торган «Chevrolet Cruze» белән Стәрлетамакта яшәүче 29 яшьлек ир-ат идарә иткән. 

    27 яшьлек хатын ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булган. Аның яшь ярымлык улын хастаханәгә алып киткәннәр. 29 яшьлек йөртүчене һәм аның хатынын да хастаханәгә салганнар, диелә хәбәрдә. 

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: