Авылда алты йорт янган
Көчле җил янгынны тиз тарата
Киров өлкәсенең Оричевский районындагы Суводи авылында алты йорт янып беткән. Бу турыда gtrk-vyatka.ru хәбәр итте.
7 майда көндез коры үләнгә ут каба. Авыл халкы утны үзләре сүндермәкче була, тик булдыра алмыйлар. Ут тиз арада торак йортларга күчә. Көчле җил янгынны тиз тарата. Утның күрше урамнарга һәм якындагы урманга күчү куркыныч була.
Авылның йөзләп кешесе янгын сүндерүдә катнаша. Янгын сүндерү машинасы, чакырганнан соң ике сәгать ярым узгач кына, күршедәге Пищалье авылыннан килә.
«Янгын чыккач, беренче минутларда ук биредәге янгын сагы һәм махсус техника бригадасы эшләде. Биредәге янгын сүндерү машинасы да эшләде. Утны үз көчебез белән чикләдек. Якындагы Пищалье авылыннан янгын сүндерү машинасын 2,5 сәг көттек. Ул килгәнче күп эшне эшләп бетергән идек инде», - дип сөйли бу авылда яшәүче Елена.
Янгын алты кешене йорт-җирсез калдыра, бер кеше имгәнә. Ул ут капкан өенә документларын алырга дип керә һәм пешә. Аны санавиация вертолеты белән хастаханәгә алып китәләр. Бу кешене алыр өчен килгән вертолет кырга төшеп утыра алмый, иске футбол капкасын кисәргә туры килә. Хәзер ир-ат авыр хәлдә реанимациядә ята.
Өйләре янган кешеләр хәзер туганнарында яши. Аларга вакытлы торак бирү мәсьәләсен өлкә җитәкчелеге контрольгә алган, диелә хәбәрдә.
Фото: https://pixabay.com
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 08:53Гүзәлем: «Гомеребезнең иң зур сәфәренә юл тоттык» Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын7400
-
1 июль 2022 - 08:35Иммунолог нинди продуктлардан баш тарту гомерне озайтырга мөмкинлеген әйтте Бу исемлеккә консервланган ит керә7700
-
21 июнь 2022 - 16:43Әгерҗедән 100 яшьлек Маһинур Гобәшева сугыш еллары турында
-
15 июнь 2022 - 14:47Мәдәният ветераны Фаиз Мусин "Әгерҗе хәбәрләре" ретро-фотографиясе белән уртаклашты
-
29 июнь 2022 - 13:42Әгерҗедә балалар өчен Сабантуй үткәрделәр (ФОТО)Хәтта традицион ат чабышы да булды!40200
-
1 июль 2022 - 13:15Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.923001
-
28 июнь 2022 - 10:11Әгерҗедә Украинадагы махсус операциядән кайткан якташыбызны каршы алдылар Туганнары якын кешеләрен вокзал перронында каршы алды68300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.56600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика